Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«Мәгариф» тармагы буенча быел федераль һәм республика программалары кысаларында 170 объект ремонтланачак. Шуларның 63е - гомуми белем бирү оешмалары, аларның 69%ы ремонтланган инде.
Мәктәпләрнең азык-төлек блокларын ремонтлау программасының барлык объектлары да эшкә алынган. Гомуми үтәлеш 41% дип бәяләнә. Хисап чорында Спас, Апас, Әгерҗе һәм Сарман районнарында 4 объект төгәлләнгән. Бүгенге көндә балалар бакчаларын ремонтлау эшләре 77%ка үтәлгән. Узган ярты айда Казан шәһәрендә бер объект төгәлләнгән. 8 ресурс үзәгендә ремонт эшләре 79%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада Бөгелмә районында бер объект төзелеп беткән. Тулай торакларны ремонтлау буенча бүгенгә башкарылган эшләр 66% тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклау" тармагы объектларын ремонтлау программаларына быел 96 объект кертелгән. Медицина стационарларын ремонтлау буенча барлык эшләрнең 71%ы башкарылган. 5 поликлиникада төзелеш-монтаж эшләре 42%ка җиткән. Соңгы ярты айда Баулы, Балтач, Лениногорск, Лаеш һәм Чистай районнарында берьюлы биш фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре төгәлләнгән. Шул рәвешле программа уңышлы тәмамланган. Шулай ук Зеленодольск шәһәрендә соңгы объектны тапшыру белән балаларга сөт ризыкларын өләшү пунктларына капиталь ремонт программасы төгәлләнгән.
Яшьләр сәясәте буенча агымдагы елда 24 объект ремонтлана. Баулы районында яшүсмерләр клубларын ремонтлау буенча бердәнбер объект төгәлләнмәгән әле. Аның буенча үтәлеш 85% тәшкил итә. Психологик-педагогик ярдәм биналарының 64%ы ремонтланган. Яшьләр үзәкләрен ремонтлау буенча планлы эшләрнең 81%ы үтәлгән. Хисап чорында Чаллы шәһәрендә бер объект төгәлләнгән.
«Мәдәният» тармагы буенча быел 38 объект ремонтлана. Аларның күп өлешен авыл мәдәният йортлары тәшкил итә. Монда эшләр 67%ка башкарылган. Узган ике атнада Балтач, Алабуга, Аксубай һәм Лаеш районнарында дүрт объект төзелеп беткән. Балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлауда подряд оешмалары тарафыннан планлаштырылган күләмнең 60%ы башкарылган. Тармакның башка учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре 49%ка үтәлгән.
Спорт линиясе буенча быел 25 объект ремонтлана. Монда төзелеш-монтаж эшләренең 49%ы башкарылган.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча агымдагы елда 28 объект ремонтлана. Аларның әзерлеге 98% дип бәяләнә. Хисап чорында 5 объект төгәлләнгән: өчесе - Казан шәһәрендә, берәрТеләче һәм Түбән Кама районнарында.
«Экология» тармагы буенча 25 объект реализацияләнә, алар буенча үтәлеш 72% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Саба районындагы объектта эшләр төгәлләнгән.
Урман хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы объектларын ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында. Алардан урманчылыкларны капиталь ремонтлау программасы һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча өч программа төгәлләнгән инде.
Янгын сүндерүчеләр депосы биналары 60%ка ремонтланган. Хисап чорында Азнакай, Алексеевск районнарында һәм Чаллы шәһәрендә өч объект төзелеп беткән.
Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 31%ка башкарылган.
Җәмәгать судьялары биналарын ремонтлауда эшләрнең агымдагы күрсәткече 72%ка җиткән. Соңгы ярты айда Актаныш районында бер объект төзелеп беткән.
Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Муниципаль архивларны ремонтлау буенча эшләр 74%ка башкарылган, Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау буенча - 55%ка, хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау буенча – 76% ка (соңгы ике атнада Аксубай районында һәм Чаллы шәһәрендә ике объект төзелеп беткән), күп функцияле үзәкләрне ремонтлау буенча эшләр - 96%ка (хисап чорында Зеленодольск, Спас районнарында һәм Казанда өч объект төзелеп беткән).
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында. Яңа расланган программа нигезендә быел 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Программа кысаларында шулай ук 6 муниципалитеттагы 56 торак йортта 124 лифт алмаштыру планлаштырыла.
Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Бу атнада 120 күп фатирлы йорт буенча аукционнар игълан ителгән. Бүгенге көнгә 39 муниципаль берәмлектәге 485 күп фатирлы йортта эшкә керешкәннәр.
74 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән, шулардан узган ике атнада 6 муниципалитетта 15 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла: проект документлары раслануда, материаллар сатып алу бара. Эшләрне башкару графигы буенча быелның июль уртасына кадәр башлану планлаштырыла. Программа буенча гомуми үтәлеш 45% тәшкил итә.
Министр шулай ук халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю, предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы турында да сөйләде. Үткәрелгән анализ нигезендә, быелның маенда республика буенча түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чорына карата 1%ка кимегән һәм 98% тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,3% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,3%ка артыграк. Уртача еллык дәрәҗә 99,5% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 0,2% ка артыграк. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 82%ка җиткән.