Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбәков белән очрашты

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбәков белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. 

Яклар берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Белешмә өчен:

Казахстан белән Россия регионы буларак Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек 1996 елда имзаланган икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Хөкүмәтара Килешү, шулай ук хөкүмәтара комиссия булдыру турында  Протокол нигезендә алып барыла. 2012 елда Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгын һәм сәүдә вәкиллеген ачу турында карар кабул ителде. 2013 елның 12 февралендә Генераль консул Нускабай Әсхәт Жарлыкасынович Россия Чит ил эшләре министрлыгының консул экзекватурурасын алды. 2013 елның 5 июлендә Казанхстан Республикасы Генераль консуллыгының бинасы ачылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International