Татарстанда быел БДИдә 18 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Алар арасында - Россиянең яңа һәм чик буе территорияләреннән килгән укучылар, дип сөйләде бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
"Көллият һәм техникум укучылары арасыннан катнашучыларның ике тапкыр диярлек артуы күзәтелә, бу югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүе белән аңлатыла. Мәсәлән, урта һөнәри белем бирүне тәмамлаучы «икътисадчы» квалификациясен алса, ә медицина югары уку йортына керергә теләсә, аңа рус теле һәм ике юнәлеш фәне буенча нәтиҗәләр кирәк булачак – күбесенчә химия һәм биология буенча», – дип хәбәр итте ул.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Россиянең барлык төбәкләренә «Табигый-фәнни фәннәр (химия, физика, биология), профильле математика һәм информатика буенча БДИ сайлаучылар өлеше күрсәткече» билгеләнгән, дип искәртте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, Татарстан куелган бурычны үтәгән. Республикада бу фәннәрне тәмамлаучыларның 39,7%ы тапшырган. Шул ук вакытта планлы күрсәткеч – 38%. «Физмат алгарыш» һәм «Физхим алгарыш» республика проектлары ярдәмендә укучыларның табигый-фәнни дисциплиналарны өйрәнүгә мотивациясе артты. Химия, физика, биология, профильле математика һәм информатика буенча катнашучылар саны артты. Физика һәм профильле математика буенча максималь үсеш күзәтелә, моңа югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүе дә ярдәм итә", - диде министр.
Татарстанда барлык фәннәр буенча БДИнең уртача баллары гомумроссиянекеннән артып китте. Ә әдәбият һәм химия буенча алар сигез баллга югарырак, дип белдерде И. Һадиуллин.
"Укучылар уртача максималь балларны, 70тән югары, профильле математика, физика, әдәбият, немец теленнән тыш, чит телләр буенча күрсәттеләр. Ә минималь, 60 баллдан түбәнрәк, – география һәм җәмгыять белеме буенча", - диде ул.
Узган ел белән чагыштырганда, химиядән тыш, табигый-фәнни цикл предметлары буенча республиканың уртача баллының артуы күзәтелә, дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры. Татарстанда барлык фәннәр буенча БДИнең уртача баллары гомумроссиянекеннән артып китте. Ә әдәбият һәм химия буенча алар сигез баллга югарырак, дип белдерде спикер.
"Укучылар уртача максималь балларны, 70 тән югары, профильле математика, физика, әдәбият, чит телләр буенча күрсәттеләр, немец теленнән тыш. Ә минималь, 60 баллдан түбәнрәк, – география һәм җәмгыять белеме буенча", - диде ул.
Узган ел белән чагыштырганда, химиядән тыш, табигый-фәнни цикл предметлары буенча республиканың уртача баллының артуы күзәтелә, дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры.
"Тарихи агарту өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре РФ Президенты Владимир Путин Указы белән расланды. Шуңа күрә тарих буенча БДИ нәтиҗәләренә аерым игътибар бирәбез. Тарих буенча уртача балл артты һәм 61,6 тәшкил итте, бу гомумроссия күрсәткеченнән 3,7 берәмлеккә югарырак. Тукай районы укучылары яхшы уңыш күрсәттеләр, анда уртача балл артты гына түгел, 2025 ел белән чагыштырганда катнашучылар саны да артты», – дип ассызыклады И. Һадиуллин.
Профильле математика буенча – 2,78гә, физика буенча – 7,78гә, информатика буенча – 3,5кә, биология буенча – 1,3кә баллар үсеше дә мөһим, дип өстәде ул.
Россия Президенты карары нәтиҗәсендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар бер предмет буенча имтиханны өстәмә чорда - 8 һәм 9 июльдә тапшыра ала. Татарстанда бу хокуктан 3,2 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы файдаланды. Узган елда - 2,5 меңнән артык, дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
"Бу 2025 елга караганда 25%ка күбрәк. БДИне кабат тапшырулар саны буенча беренче урынны җәмгыять белеме алды, аннан соң информатика бара, ул узган ел абсолют лидер иде. Нәтиҗәләр 20 июльдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, ә апелляция булганда – аларны үткәрү вакытын исәпкә алып», – дип хәбәр итте ул.
Төп чорда мәҗбүри фәннәр буенча БДИнең минималь чиген үтмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары саны рус теленнән тотрыклы булып кала, ә математикадан аларның кимүе күзәтелә, дип өстәде И. Һадиуллин. Рус теленнән – 40, профильле математикадан – 144, база математикасыннан 98 укучы минималь балл җыймаган. 2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бу фәннәрне сентябрьдә кабат тапшыра алачак. Татарстан йөз баллы нәтиҗәләр саны буенча Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булып кала. Якынча мәгълүматларга караганда, 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 йөз баллы нәтиҗә алган, дип белдерде Һадиуллин.
Бу 2021 елдан башлап соңгы алты елда иң югары күрсәткеч. Узган ел республиканы тәмамлаучыларның 313 йөз баллы нәтиҗәләре булган. Быел ике чыгарылыш укучысы – 300әр, 48 чыгарылыш укучысы – 200әр, 358 чыгарылыш укучысы 100әр балл җыйганнар.
"КФУ IT-лицеен һәм Казан суворов училищесын тәмамлаучылар 300әр балл алды. Математика, физика һәм биология буенча нәтиҗәләр күп тапкыр яхшырды, рус һәм инглиз телләре буенча ике тапкырдан артыкка», – дип ассызыклады министр.
Алдагы еллардагы кебек үк, иң югары баллар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск районнарын тәмамлаучыларда. «Әмма быел мондый муниципалитетлар саны сизелерлек артты һәм 41 районны тәшкил итте", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман һәм Саба районнарын тәмамлаучылар беренче мәртәбә 200 баллы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. «Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары абсолют лидерлар булып кала", - дип билгеләп үтте И. Һадиуллин.
Моннан тыш, укучыларны имтиханнарга уңышлы әзерләгән педагоглар саны арткан. "Быел абсолют лидер булып Казанның 131 нче лицееның математика укытучысы Кирилл Сергеев танылды. Аның 15 чыгарылыш укучысының нәтиҗәсе 100 балл", - диде министр.
Быел БДИдә максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, нәтиҗәне исәпкә алып, 15 мең, 25 мең һәм 35 мең сум акча алачак. Мәктәптә уку йомгаклары буенча бик яхшы билгеләре белән аттестат һәм медаль 3,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысына бирелде, бу узган ел белән чагыштырганда 250 кешегә күбрәк, дип хәбәр итте И. Һадиуллин.
"Алтын медаль белән бүләкләнүчеләрнең өлеше елдан-ел тотрыклы кала. Быел беренче дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән 1,9 меңнән артык чыгарылыш укучысы бүләкләнде», – дип ассызыклады ул.
Алтын медаль рус теленнән һәм предметтан 70 баллдан да ким булмаган «бик яхшы» билгеләрен алган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырыла. Көмеш медальне «бик яхшы» һәм кимендә ике «яхшы» билгесе булган, шулай ук рус теленнән һәм предметтан БДИда кимендә 60 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшыралар. Быел икенче дәрәҗәдәге «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән 1,5 меңнән артык укучы бүләкләнде, дип билгеләп үтте министр. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, 119 дәгъвачы медальгә хокукын расламаган.
«Бу узган ел тенденциясенә туры килә", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. Татарстанда 47,6 меңнән артык тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы имтихан тапшырган, 811 тугызынчы сыйныф укучысы дәүләт имтиханы формасын сайлаган, дип хәбәр итте И. Һадиуллин.
"Иң югары нәтиҗәләр – инглиз теле, туган тел һәм әдәбият буенча. Иң түбән уртача билге – җәмгыять белеме буенча", - дип сөйләде ул. Министр сүзләренчә, ГДИ нәтиҗәләре буенча химия, биология һәм информатика буенча уртача билге арткан, ә математика һәм физика буенча кимегән.
"Безнең өчен бу үзенчәлекле чакыру, чөнки «математика» һәм «физика» предметлары илнең инженерлык киләчәгенең нигезен тәшкил итә. Республика аны хәл итү өчен «Физмат алгарыш» һәм «Физхималгарыш» проектларын гамәлгә ашыру кысаларында гаять зур ресурслар бирә, – дип белдерде ул. Ел саен ГДИ һәм БДИдә катнашучылар арасында гаиләдә белем алучы балалар саны арта. Быел мондый 499 тугызынчы сыйныф укучысы (2025 елда – 402) һәм 307 – унберенче сыйныф укучысы (2025 елда – 263), дип билгеләп үтте И. Һадиуллин.
«Әлеге категориянең артуы, шул исәптән, ГИАда аттестат алу өчен мәктәпләргә беркетелгән көллият тәмамлаучыларның һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында белемнәрен тәмамламаган балаларның катнашуы белән аңлатыла», – дип аңлатты ул. Экстерн имтихан нәтиҗәләренең сыйфаты көндезге формада укучы укучыларныкына караганда түбәнрәк, дип белдерде министр.
«Әлеге категориянең гомуми нәтиҗәләре предметларны сайлау табигый-фәнни дисциплиналар файдасына эшләнмәгәнлеген күрсәтә, бу практик юнәлешле предметларны мөстәкыйль өйрәнү мөмкин түгеллеген тагын бер кат ассызыклый", - диде ул.
И. Һадиуллин билгеләп үткәнчә, әлеге категориядәге чыгарылыш сыйныф укучыларының 43%ы аңлы рәвештә техник югары уку йортларына керү өчен кирәкле профильле математиканы сайлый. «Республикадагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда түбән уртача балл югары уку йортларына бюджетка керү мөмкинлегенең аз процентын тагын бер кат күрсәтә", - диде ул.
Татарстанда быел ата-аналарның балаларын БДИ һәм ГДИдә катнашудан баш тарту очраклары булмады, дип хәбәр итте И. Һадиуллин.
"ГИАда катнашудан, аерым алганда, шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән баш тартуны профилактикалау буенча уртак эшебезне уңышлы дип атарга мөмкин. Республика Прокуратурасына, судларга, массакүләм мәгълүмат чараларына имтиханган килмәүне профилактикалау һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узу кирәклеген аңлату буенча уртак эш өчен рәхмәт белдерәбез», – дип ассызыклады ул.
2024 елда сигез кеше Бердәм дәүләт имтиханында катнашудан баш тарткан һәм икесе – БДИдан. Узган ел ГДИнән өч кеше баш тарткан.
"Ике чыгарылыш укучысы имтиханнарны уңышлы үттеләр һәм аттестат алдылар. Алты кешегә карата ГИАда катнашуны оештыру турында ата-аналар йөкләмәләре буенча суд карары кабул ителгән, әмма балалар имтиханнарга килмәгән. Өч кешегә карата әлеге эш дәвам итә", - дигән мәгълүмат бирде министр.