Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы РФ социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренең казанышларын мониторинглау комиссиясенең уртак утырышында катнашты

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы РФ социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренең казанышларын мониторинглау комиссиясенең уртак утырышын бүген Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

Утырыш Кремльдә узды (Мәскәү).

Дәүләт Советының хезмәт төркеме Россия Президентының май Указларының регионнарда башкарылу практикасы анализланган нотык әзерләгән, анда куелган максатларга тискәре йогынты ясарга мөмкин булган мәсьәләләр билгеләнгән, шулай ук әлеге эшнең нәтиҗәлелеген яхшыртырлык чаралар тәкъдим ителгән. 

Уртак утырышта катнашучылар илнең социаль-икътисадый үсеше турындагы президент указларының гамәлгә ашырылуын карадылар.  Тәкъдимнәр өчен өч төркем мәсьәләләр куелды: мәгариф үсеше, торак-комуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.

Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы РФ социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренең казанышларын мониторинглау комиссиясенең уртак утырышында Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Чараның стенограммасы белән РФ Президентының рәсми сайтында танышып була: www.kremlin.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International