Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыюны август ахырына кадәр төгәлләргә кушты

2026 елның 25 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре буенча берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бөртекле культураларның гомуми мәйданы быел 1 млн.100 мең га тәшкил итә, шулардан 568 мең га - майлы культуралар. «Безнең төп бурыч - бөртеклеләрне урып-җыюны август ахырына кадәр төгәлләү. Республика хуҗалыкларында моның өчен кирәкле комбайннар һәм киптерү комплекслары паркы бар. Иң мөһиме - техниканы дөрес эшкә җигү. Ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республикада терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Татарстан Рәисе ел ярымлык терлек азыгы запасы кирәклеген искәртте. "Бу терлекләрне кышлату өчен тиешле шартлар тудыру һәм аларның баш санын саклап калу өчен кирәк, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да. Быелгы ел уңайлы, азык культуралары өчен уңыш җитәрлек", - дип ассызыклады ул.

Рәис Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәсьәләләрне көндәлек контрольдә тотарга һәм килеп туган проблемаларны вакытында хәл итәргә кушты. Ул урып-җыю кампаниясенә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең хезмәтен оештыру мәсьәләләренә аерым тукталды. "Барыннан да элек, лаеклы хезмәт хакы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, кайнар ризык белән тәэмин итү булырга тиеш. Бу бик җаваплы чор", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International