ТРда табигатьне саклау буенча законны бозган өчен бер елда штрафлар 26 млн. сум тәшкил иткән

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Быел республикада табигатьне саклау буенча законның үтәлешен күз алдында тоткан 6800 тикшерү уздырылган. Чара кысаларында 2600 оешма һәм предприятие тикшерелгән. Тикшерүләр барышында 6 меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланган. Әлеге очраклар буенча, 26 млн. күләмендә штраф салынган, судка 130 шикаять җибәрелгән. Бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифинг вакытында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров шундый мәгълүматлар китерде.

Министр сүзләренчә, быел җитештерү һәм куллану калдыкларына бәйле килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча шактый эш алып барылган. Мисал өчен, әлеге мәсьәлә буенча 623 хәбәр килгән, шуларның 565е уңышлы хәл ителгән. Быел “ЭКОлидер” бәйгесе кысаларында иң күп хәбәр җибәрүчеләрне дә ачыклап алганнар.

“Экология министрлыгы системасында производство һәм куллану калдыклары буенча килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүче махсус тармак булдырырга уйлыйбыз. 2014 елда мөрәҗәгатьләрдә телгә алынган калдыклар белән эшләү безнең иң төп хезмәтләребезнең берсе булачак”, - дип ассызыклады Артем Сидоров.

Министр сүзләренчә, Татарстанда бүгенге көндә 50 полигон бар, аларның барысында да тәртип булдырырга кирәк. Аерым алганда, предприятияләр һәм оешмалардагы производство калдыкларының күпме өлеше полигоннарга озатылуын исәпләп бару күз уңында тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International