Рөстәм Миңнеханов "Ел җитәкчесе" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чара "Корстон" КСККнда үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге конкурс ТР Президентының 2002 елның 26 февралендәге №УП-121 Указы нигезендә уздырыла башлаган. ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге комиссия конкурска җитәкчелек итә.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Конкурсның оештыру комитеты - "ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе" нигез салган "Татарстан.  XXI гасыр җитәкчеләре" фонды.

Конкурста җиңүчеләрне һәм тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенесен 2013 ел тәмамлануы белән котлады.  «Ел гади генә булмады, вакыйгалар күп булды, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Без Казанда җәйге Универсиаданы уздырдык. Авыр икътисадый торышка карамастан, икътисад күрсәткечләрен саклап калдык, Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты 1 трлн. 520 млрд сум тәшкил итте. Әлбәттә, бу - биредә булган җитәкчеләр, алар җитәкләгән коллективлар һәм предприятиеләр  казанышы. Сезне, җитәкчеләр, һәм сезнең коллективларны елның шундый күрсәткечләре белән котлыйм, шулай ук якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм».

 Быел республикада булган ике вакыйгага тукталмыйча кала алмыйм, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың ике эре предприятиесе җитәкчеләре башка урыннарга күчкәнен искәртте. Беренче чиратта, “Татнефть” ААҖнең 1999 елдан җитәкчесе булган Шәфәгать Тәһәветдинов. Икенче Рөстәм Миңнеханов искә алган республика дәрәҗәсендәге җитәкче - озак еллар "Түбән Кама нефтехим" ААҖ башлыгы булган Владимир Бусыгин. 

Ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республика икътисадта ирешкән күрсәткечләр бердәм эш алып барганга мөмкин булганын билгеләп үтте. 

Шуннан “Ел җитәкчесе 2013” республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Быел конкурста түбәндәге номинацияләр булды - көндәшлеккә сәләтлелек, актив инвестицион эшчәнлек, инновацион эшчәнлектәге казанышлар, югары социаль җаваплылык, кадрлар потенциалы актив үсеше, производствода экологик куркынычсызлык өчен, кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен, хезмәттә куркынычсыз һәм сәламәт шартлар формалаштырган өчен.

Конкурс лауреатларын  алтын күкрәк билгеләре һәм дипломнар белән бүләкләделәр. 

Тантана концерт программасы белән дәвам итте. 

Җиңүчеләрнең тулы исемлеген -  пресс-релизда карагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International