ТР Рәисе карары белән бүген Татарстанда матәм игълан ителде

2026 елның 10 августы, дүшәмбе

Дошман пилотсыз очу апппаратларының Түбән Камага массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада бүген матәм игълан ителде. Бүген иртән Түбән Каманың җитештерү һәм гражданлык объектларына һөҗүм ясалды.

11.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, 13 кешенең үлеме билгеле, алар арасында бер бала бар. 48 кеше зыян күргән. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә.

ТР Рәисе республика Премьер-министры һәм вице-премьерлары белән оператив киңәшмә үткәрде. Хөкүмәткә дошман БПЛАларының Түбән Камага һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү буенча йөкләмәләр бирелде. Яр Чаллыдан медицина хезмәткәрләренең өстәмә бригадалары җибәрелде. Моннан тыш, тиешле хезмәтләр тарафыннан һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү буенча йөкләмәләр бирелде.

Рөстәм Миңнеханов карары белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум күләмендә түләү каралган. Зыян күрүчеләргә, авырлык дәрәҗәсенә карап, 600 меңнән 300 мең сумга кадәр. Моннан тыш, нормативлар нигезендә өлешчә һәм тулысынча югалган мөлкәт өчен түләү каралачак.

Республика Рәисе оператив режимда актуаль мәгълүмат ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International