Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлык кирәкле белешмәләрне туплау эшендә коллегаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү оештырылды, шул исәптән зыян күрүчеләрнең халәте турында да. Шулай ук һәлак булганнарның мәетләрен туган илләренә кайтаруга ярдәм күрсәтелә.
Һәр мәсьәлә буенча шәхсән профильле министр ярдәм итә, эшне Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли.
Мәетләрне туган якларына кайтарыр алдыннан Түбән Кама мәчетендә җеназа намаз укылды.
Исегезгә төшерәбез, кичә Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә дошман БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең хәлен белеште, шулай ук Үзбәкстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
Республика Рәисе карары белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк.