Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев Татарстан Республикасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Казанда киңәшмә уздырды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев Татарстан Республикасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы, Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәге, “Иннополис Университеты” АКБО (“Инополис” МИЗ территориясендә) кебек проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.

Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәге турында Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин сөйләде. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, логистик үзәк Казаннан 40 км ераклыкта урнашкан, аның янәшәсендә М-7 “Волга” автомобиль юлы уза, тимер юллар киселешендә тора, Идел елгасы ерак түгел. “Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру кысаларында логистик үзәк транспорт коридорлары буенча йөкләрне эшкәртү урыны булырга мөмкин.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев логистик үзәк хезмәт күрсәтәчәк транспорт агымнары структурасы белән кызыксынды.

Киңәшмәдә катнашучылар караган икенче проект “Иннополис”техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы булды. “Иннополис” МИЗ проекты турында генераль директоры Игорь Носов хәбәр итте.

“Иннополис Университеты” автономияле коммерциячел булмаган оешмасы ректоры Александр Тормасов университетның концепциясе, “Карнеги Меллон” (США, Питтсбург) ИТ-университеты белән хезмәттәшлек, магистр программаларын гамәлгә ашыру һәм мөгаллимнәр составын әзерләү турында сөйләде. Олег Савельев сорауларына җавап биреп, Александр Тормасов планда югары уку йорты өчен студентларны мәктәптән үк әзерләргә җыенуларын әйтте.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев резидент компанияләр белән эшләү, 2013 ел йомгаклары буенча фаразлана торган табыш турында хәбәр итте. Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә 41 резидент компания барлыгын әйтте.

Олег Савельев һәм Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ мәйданчыгына киләчәк инвестицияләр мәсьәләләре, яңа резидентларны җәлеп итү сәясәте һәм махсус икътисадый зонаны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасына килгән саен мин сезнең белән бер дулкында эшләвебезне сизәм, диде Олег Савельев, киңәшмәгә йомгак ясап. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда һәрвакыт үсешкә омтылыш, үз алдыгызга амбициоз бурычлар куя белү сәләте бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International