Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнаша

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнаша.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләде.

“Озак еллар дәвамында сез республика дәүләт хакимиятенең, Хөкүмәтенең чагылышы булдыгыз. Бөтен гомерегез буена республикабызда, сәүдә министрлыгында, “Татпотребсоюз”да, районнарда җаваплы эшләрдә эшләдегез. Республикабыз аякка басып килгән катлаулы елларда сез беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев билгеләгән җаваплы юнәлешләрдә булдыгыз. Сезнең дәүләт хезмәтегездән китүегез белән, без сездә башка стратегик юнәлешләр буенча киңәшче табарбыз дип ышанам. Сезнең тәҗрибәгез дә, энергиягез дә бар. Без сезгә план һәм проектларыбызны тормышка ашыру өчен мөрәҗәгать итәчәкбез”, - диде Президент.

Равил Моратов, үз чиратында, сессиядә катнашучы рәсми затларга һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп, үзенең Хөкүмәттәге озын марафоны тәмамланып килүен белдерде. “Халыкта әйтелгәнчә, карт ат буразнаны бозмый, әмма тирән сукаламый. Сай сукалыйсы килми. Сопромат дигән фән бар: хәтта металлар да "ара"”, - диде ул, елмаеп.

Ул Президентка, республиканың югары бүләге белән бүләкләве һәм озак еллар дәвамында хезмәт итәргә, бурычларны хәл итәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерде. “Бөтенесе килеп тә чыкмагандыр. Әмма мин тырыштым. Мин сезгә файдалы булырга тырышырмын. Икенче мөмкинлекне аклау тагын да авыррак”, - диде Равил Моратов.

Дәүләт хезмәтендә үзенең укытучылары булган, язмышында зур роль уйнаган Гомәр Усмановка, Минтимер Шәймиевкә, уртак эшчәнлек өчен, шулай ук депутатларга, зур предприятеләр җитәкчеләренә рәхмәтен дә белдерде Р. Моратов. Алга таба да хезмәттәшлеккә чакырды. “Минтимер Шәрипович, сез миңа җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшырдыгыз. Сүз дә юк, Хөкүмәттә эшләү бик кызыклы булды”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатларның 85е бу кандидатураны хуплады, бер депутат үз фикерен белдермәде.

“Сез Алексей Валерьевич Песошинны бик яхшы беләсез. Ул производствода да, башкаланың катлаулы участогы – Универсиаданы да узган лаеклы, тәҗрибәле кеше”, - диде, Президент, А.Песошинның алга куелган бурычларны хәл итә алуына ышаныч белдереп.

Билгеле булганча, Алексей Валерьевич Песошин моңа кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетын җитәкләде. Аның ТР Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләнүе турындагы ТР Президенты Указы 2014 елның 10 гыйнваренда имзаланачак. Рөстәм Миңнеханов аңлатып киткәнчә, бу А.Песошинның Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасындагы эшләрен тапшырып бетерү белән бәйле. Аңарчы Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына лаеклы кандидатура әзерләргә тиеш.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Валерьевич Песошинга уңышлар теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International