Татарстан югары уку йортлары алдында мөһим бурычлар тора, һәм югары мәктәпнең потенциалы аларга ирешергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 20 иң эре югары уку йортларының ректорлары белән ТР Хөкүмәт Йортындагы гадәти очрашуда белдерде.
Очрашуны ачканда Татарстан Президент билгеләп үткәнчә, 2013 ел республика өчен катлаулы булды. "Без уңышлы гына Универсиаданы үткәрдек, безнең вузлар, республика потенциалын күрсәтеп, бу вакыйгада актив катнаштылар. Күпчелек вузлар Универсиада аркасында үз материаль-техник торышларын ныгыттылар", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, Татарстан вузлары уңышлы үсәләр, үзләренең проектларын гамәлгә ашыралар, дип ассызыклады. Шул ук вакытта Р.Миңнеханов белгечләрне югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итәргә кирәклеген искәртте. "Безнең таләпләр елдан ел югарырак, Татарстан икътисадына югары сыйфатлы белгечләр кирәк. Һәм билгеле бер юнәлештәге югары уку йортлары үз юнәлешләре буенча белгечләр әзерләргә тиеш", - дип саный ТР Президенты.
Аның фикеренчә, мәгариф системасы регионның конкурентлыгын тәэмин итә, инвесторлар уңай сыйфатлар арасында әзерлекле белгечләр булуын да таләп итәләр. Шул ук вакытта югары мәктәп, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, белем бирү урыны гына түгел, ә фәнни тикшеренүләр урыны да.
Татарстан Президенты республика вузларын алдынгы дөнья фәнни һәм мәгариф үзәкләре дәрәҗәсенә үсәргә чакыра, башка регионнардан сәләтле яшьләрне акчага түгел, ә сәләтләренә карап укырга өндәргә кирәк дип саный. "Иң акыллыларны, иң сәләтлеләрне алырга кирәк", - дип ышанып белдерде Р.Миңнеханов.
Ул ТР югары уку йортлары җитәкчеләренә ТР Хөкүмәте, Татарстан Президенты Аппараты белән уңай эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. "Гомумән, бездә яхшы югары мәктәп, әмма аның потенциалы әлегә ачылып бетмәгән, алда әле күп эшләр бар, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Кешеләр кирәк, мәгариф мохите кирәк".
Казан федераь университеты ректоры Илшат Гафуров үз чиратында Ресторлар советы исеменнән Татарстан Президентына очрашу өчен рәхмәт әйтте. Ул кыскача 2013 елда югары мәктәп эше турында сөйләде һәм берничә тәкъдим турында әйтте. Аерым алганда, ул студентлар һәм вузларның яшь белгечләренә арендага торак фондын булдыруны тәкъдим итте.