Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык паркындагы чыршыны, Курчак театры янындагы боз шәһәрчеген, Kazan-Arena стадионын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык паркында чыршы тирәсендәге бәйрәм күренешләрен күзәтте һәм шәһәр халкы белән аралашты.
Татарстан Президенты Курчак театры янында боз шәһәрчегендәге төзелеш эшләре барышы белән танышты. Төзүчеләр сүзләренчә, шәһәрчекне 30 нчы декабрьдә ачу планлаштырыла. Монда боздан фигуралар, кар атып уйнар өчен ныклыклар, иң озыны 42 метрлык боз таулары булачак.
Рөстәм Миңнеханов Казан мэрына, боз шәһәрчегендә бушлай кайнар чәй өләшүне оештыру өчен, иганәчеләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Kazan-Arena стадоны янында яңа ачылган боз шугалагында йөреп карады. Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшин белән бергә тимераякта шугалакта берничә тапкыр әйләнде, соңыннан урам кафесында чәй эчте.
Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский сөйләгәнчә, инде беренче эшләү көнендә Россиядәге иң зур бушлай шугалак шәһәр халкы арасында популяр. Шуарга килүчеләргә кулай бәяләрдән тимераяклар да бирелә.