Алексей Песошин: Финансист хезмәте һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам казанды

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

"Хөрмәтле финансистлар һәм финанс тармагы ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Финансист көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм дәүләтнең икътисадый системасын үстерүдә һәм ныгытуда финанс өлкәсе хезмәткәрләренең әһәмиятле ролен ассызыклауга юнәлдерелгән. 

Финансист хезмәте һәрвакыт ихтирам һәм хөрмәт казанды, һәм бүген сез көн саен үз эшчәнлегегез белән дәүләт бюджет һәм салым сәясәтен гамәлгә ашыруга, иҗтимагый финансларга идарә итү системасын ныгытуга зур өлеш кертәсез.

Республиканың нәтиҗәле финанс системасы Татарстанга республика программаларын вакытында гамәлгә ашырырга, амбициоз федераль проектларда катнашырга мөмкинлек бирә, бу исә республиканың уңышлы һәм динамик үсешенә ярдәм итә. Һичшиксез, монда сезнең көндәлек хезмәтегез, профессиональлегегез, намуслылыгыгыз һәм гаделлегегез зур роль уйный.

Үз эшегезгә намуслы каравыгыз һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да нәтиҗәле эш, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Барлык перспектив планнар тормышка ашсын, ә янәшәдә һәрвакыт тугры дуслар һәм фикердәшләр булсын»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International