2026 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 160,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025-2030 елларга исәпләнгән.
Бу максатларга бүлеп бирелгән 160,8 млн сум урман торгызу эшләренә, урман үсемлекләре орлыклары запасын булдыруга, урман орлыкчылыгы объектларын үстерүгә, урман культуралары һәм янгын техникасы сатып алуга бүленгән.
Быел Татарстан Республикасында урман фонды җирләрендә барлыгы 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 1200 гектар мәйданда.
Шулай ук быел 1807 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылган. Моннан тыш, 4234 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру, 13,9 мең гектарда урман культураларын агротехник карау, 21 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган. Шулай итеп, Татарстанда барлык категориядәге җирләрдә урманнарны торгызуның гомуми мәйданы быел 4357 гектар тәшкил иткән.
"Сыйфатлы орлыклар - уңышлы урман торгызуның нигезе – чөнки утырту материалы нәкъ менә алардан үстерелә. Быелга орлык әзерләү планы – 11455 кг. Бүгенгә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре тарафыннан 1174 кг орлык җыелган, шул исәптән нарат орлыгы – 617 кг, чыршы – 342 кг, каен – 15 кг, юкә – 15 кг, корычагач – 185 кг», - дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, урман орлыкчылыгы объектларын карау буенча чаралар 488 гектар мәйданда башкарылган. Моннан тыш, көзге чорда 10 гектар мәйданда яңа урман-орлык плантацияләре утырту өчен туфрак әзерләү каралган.
Бүгенгә 34 муниципаль район чикләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән урман фонды җирләренә 10,3 мең га күчерелгән.
Урманнарда янгын куркынычы сезонына килгәндә, быел ул 15 апрельдә ачылган. «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 8 сентябренә Татарстанда урман фонды белән чиктәш җирләрдә барлыгы 328 термик нокта һәм 215 янгын очрагы теркәлгән. Урман янгыннары теркәлмәгән.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында республика урманнарында янгын куркынычсызлыгына космик мониторинг, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га), шулай ук урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектында урман культуралары, урман янгыннары техникасы һәм махсуслаштырылган җайланмалар сатып алу каралган. 2026 елда илкүләм проект кысаларында УАЗ-390945 базасында 4 берәмлек кече урман патруле комплексы, 4 берәмлек Беларус МУЛ 82.2 универсаль урман машинасы, 4 берәмлек ПКЛ-70 урман сабаны, 4 берәмлек югары басымлы янгынга каршы җайланма һәм 2 берәмлек триммер сатып алынган.
Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 2026 елның 14 сентябреннән 14 ноябренә кадәр республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика гамәленең көзге этабы узачак. Республика урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү үткәреләчәк.
Моннан тыш, 3-10 октябрьдә Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия гамәле оештырылачак. Бүгенге көндә гамәлне үткәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 82 гектар мәйданда 57 кишәрлек сайлап алынган. Әлеге гамәл кысаларында 200 гектардан артык мәйданда 1 млн га гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка агач үсентеләре утыртылыр дип көтелә. акцияне үткәрү вакыты һәм урыны турында Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында һәм гамәлнең рәсми сайтында белергә мөмкин: https://сохранимлесрф.рф