Татарстан Республикасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн. 398,2 мең кв.метр торак сафка кертелгән, план 100 %ка үтәлгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда торакны сафка кертүнең прогнозланган күрсәткечләре 2 млн. 399 мең кв. метр күләмендә формалаштырылган, шул исәптән 393,9 мең кв. м. – социаль ипотека программасы буенча.
Ирек Файзуллин авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде, программа озак вакытка исәпләнгән – 2013-2017 елларга. Барысы шул дәвердә 1688 авария хәлендәге йорттагыларны күчерү күзаллана. Программаны финанслау 2013 елда 4 млрд. 238 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән ТР бюджеты акчалары исәбенә – 2 млрд. 395 млн. сум.
Арендалы торак төзүгә килгәндә, бүген Алабугада эшләр тәмамланган (7 мең 856 кв. Метрлы 64 фатирлы торак йорт Городище ур., 4).
2014 елда арендалы торакны төзү кысаларында гомуми мәйданы 77 955,0 кв. м булган 20 торак йортны сафка кертү планлаштырыла, шул исәптән Югары Ослан районында “Иннополис” хемзәткәрләре өчен 16 торак йорт; 119 фатирлы йорт Чаллыдагы IT-парк хезмәткәрләре өчен; “Алабуга” МИЗ белгечләренә торак йорт (156 фатир); Казанда ике торак йорт (44 һәм 170 фатирлы).
ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, 2013 елның 27 декабрьенә ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә бюдңет акчалары тулы күләмдә үзләштерелгән. Бүлеп бирелгән акчалар кысаларында 265 торак сатып алынган, аларга дәүләт милеге хокукы теркәлгән, 265 найм килешүе төзелгән. Шулай итеп 2013 елда программа вакытында үтәлгән.
2013 елда республикага федераль бюджеттан 1 млрд. 257 млн. 860 мең сум күләмендә акчалар 1136 Бөек Ватан сугышы ветеранының торакларын яхшыртуга бирелде. Барлык алынган акчалар тулы күләмдә үзләштерелде.
Татарстан Республикасында яшьгаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 2013 елда 87 яшь гаилә (13се муниципаль районнардан) ДТФ белән килешү төзегән, бәясе кв. метры 31,8 мең сум булган фатирлар сайлаганнар. Программа чаралары тулы күләмдә башкарылган, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
2014 елда республикада 10375 урынлык 90 балалар мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен сафка кертергә планлаштырыла, бу максатка 5,1 млрд. сум акча бүленгән.
Татарстан Президенты киңәшмә барышында 3 январь көнне үк төзелеш мәйланчыкларында эш оештырылырга тиеш икәнен ассызыклады, 2014 елда бик күп планлаштырылган объектларны сафка кертергә кирәк.