Бүләкләр тапшыру алдыннан Илдар Халиков конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итте. “Бүген мин үзебезнең балалар өчен горурлану хисе кичерәм. Сез - илдә иң яхшылар, бүген сез бик күп өлкәннәрдән уздырдыгыз”,-диде ул.
“Бу проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идеясе иде, ул без көткәннән дә күләмлерәк килеп чыкты. Татарстан Президенты карары белән конкурс киләсе елда да дәвам итәчәк”, дип хәбәр итте Илдар Халиков.
Илдар Халиков балаларны һәм аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады, аннан соң бүләкләр тапшырды. Актаныш укучысы Инзилә Нәбиева иң күп балл җыеп, төп призны – Париж Диснейлендына юллама алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.