Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.\
Директорлар советы әгъзалары агымдагы елның беренче яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
2026 елның беренче яртыеллыгында электр энергиясе эшләп чыгару 8 385 млн кВ сәг тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры эшләп чыгарганнан 7%ка күбрәк һәм расланган планнан 15%ка артыграк.
2026 елның беренче яртыеллыгында компаниянең кереме 43 422 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22%ка һәм расланган планнан 12%ка югарырак.
Беренче яртыеллыкта электр энергиясен сату күләме 8,9 млрд кВтч тәшкил иткән, куәтләр - 4 ГВт гомуми суммасы 33,7 млрд сум, бу узган елның шушы чорына караганда 16%ка күбрәк. Килешүләр буенча 6 ай эчендә исәпләүләр дәрәҗәсе күпләп сату базарында 103,8% тәшкил иткән.
01.07.26 елга күпләп сату базарында вакыты чыккан дебиторлык бурычы 396,3 млн сум тәшкил итә, шуларның 210,4 млн сумы, яки 57% реаль булмаган түләтүгә туры килә.
Беренче яртыеллыкка җылылык энергиясен файдалы җибәрү 6.652 мең Гкал тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15%ка күбрәк.
Файдалы җибәрү үсешенең төп сәбәпләреннән берсе - 2026 елда җылы бирү чорында уртача һава температурасының 2025 елга карата 1,9 градуска кимүе. Файдалы җибәрүнең артуы барлык кулланучылар төркемнәре буенча да булган.
01.07.26 елга җибәрелгән җылылык энергиясе өчен гомуми дебиторлык бурычы 699,9 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры бурычыннан 27%ка күбрәк.
Вакыты чыккан дебиторлык бурычы 182,8 млн сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда кимү 9,7% тәшкил итә. «Халык" категориясе буенча вакыты чыккан бурыч 23 процентка кимегән һәм 137,9 млн сум тәшкил итә.
Директорлар советы әгъзалары 2026-2027 елларның көзге-кышкы чорына әзерлекнең барышы белән таныштылар. Барлыгы 287 төп чара планлаштырылган. Алар барысы да график буенча алып барыла, бүгенге көнгә 251 чара үтәлгән, бу компания буенча гомуми планның 87%ын тәшкил итә.
Җылы бирү сезонына әзерлек кысаларында 17 төп җайланмага капиталь ремонт ясау планлаштырылган: дүрт энергетик казан, биш пар һәм газ турбинасы, биш генератор, ике көч трансформаторы һәм бер сүндергеч. Хәзерге вакытта күләмнең 85% ы үтәлгән. Җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү кысаларында 101,7 км җылылык челтәрен (Бөгелмә җылылык челтәрләрен дә исәпкә алып) алмаштыру планлаштырыла. Бүгенгә 95,6 км, ягъни 94% алмаштырылган.
Генераль директор урынбасары-техник директор Радик Галиуллин хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, язгы гидравлик сынаулар нәтиҗәсендә зарарланулар саны бүгенгә 568 очрак тәшкил итә (шул исәптән БПТС), узган ел белән чагыштырганда кимү 9% тәшкил итә.
Гомумән алганда, «Татэнерго» АҖ предприятиеләренең кышка әзерлеге штат режимында бара, компания станцияләренең оператив персоналы сынаулар үткәрә, төп җайланмаларның резерв ягулыкка күчүгә әзерлеге тикшерелә, төп җайланмаларны ремонтлау буенча барлык чаралар график нигезендә алып барыла, ягулык запаслары расланган норматив күрсәткечләргә туры килә.
Алексей Песошин җылы бирү сезоны мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Ул ассызыклаганча, «Татэнерго» АҖнең барлык предприятиеләре алдагы көзге-кышкы чорда авария хәлләреннән башка тулысынча эшкә әзер булырга тиеш.