Андрей Кондратьев: Татарстанның сайлау системасы алдагы сайлауларга югары дәрәҗәдә әзер

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

Россиядә 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачак. Татарстанның сайлау системасы югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

Дәүләт Думасы составына 450 депутат сайланачак: 225е - федераль партия исемлекләре буенча һәм шул ук санда бер мандатлы сайлау округлары буенча. «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия – Дөреслек өчен», «Яңа кешеләр», Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары», «Яшелләр», Туры демократия партиясе һәм "Ватан" партияләреннән 80 кандидат федераль партия исемлекләре буенча сайлау кампаниясендә катнашырга рөхсәт ителгән.

"Татарстанда алты сәяси партиядән 32 кандидат. Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын уздыру өчен республикада бер мандатлы алты округ булдырылган: Әлмәт, Мәскәү, Чаллы, Түбән Кама, Идел буе, Үзәк», – дип ачыклык кертте Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

"Монда өч кандидат – КПРФ, ЛДПР партиясеннән һәм үз-үзен тәкъдим итүче. Муниципаль сайлауларда - 202 мандатка 557 кандидат. Биектау округында сайлаучылар иң күп санда бюллетеньнәр алачак, чөнки анда Дәүләт Думасы депутатларын, Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль сайлауларда тавыш бирү бара», – дип ассызыклады Кондратьев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 2,9 млн. сайлаучы исәпләнә, шуларның 43 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Татарстанда сайлауларны уздыруны 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итәчәк.

Тавыш бирүнең өч көнендә дә сайлау участоклары иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай ук 42 вакытлы сайлау участогы төзелгән. Алар гражданнар вакытлы булучы урыннарда урнашкан: клиникаларда, хастаханәләрдә һәм сугышлыр ветераннары госпитальләрендә – 36ау, «Ливадия» һәм "Бәкер" шифаханәләрендә – икәү, тикшерү изоляторларында - дүртәү.

Татарстанлылар теркәлү урыны буенча һәм шулай ук булу урыны буенча сайлау участокларында тавыш бирә алачак, элегрәк, 14 сентябрьгә кадәр, «мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланып була. «Мобиль сайлаучы" аша мөрәҗәгатьләрнең шулкадәр саны белән без беренче тапкыр очрашабыз". Бу аңа ихтыяҗ булуны белдерә. Бездә 54 мең сайлаучы алар теркәлгән урында түгел, ә аларга уңайлы урыннарда тавыш бирергә теләк белдерделәр. Бу алдагы сайлауларда булган саннан 55%ка күбрәк, – 32 мең", - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Сәламәтлекләре буенча сайлау участогына килә алмаган татарстанлылар өйләрендә тавыш бирә алачаклар, дип өстәде ул. Өйдә тавыш бирүгә гаризаны 17 сентябрь төн уртасына кадәр Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында бирергә мөмкин. Шулай ук участок сайлау комиссиясенә 20 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Участок комиссияләре әгъзалары өйләренә килеп сайлаучыларның конституциячел хокукларын тәэмин итәчәкләр. Һәм без узган ел эшләтеп җибәргән проект - сайлау участогында ихтыярыйлар. 476 кеше безнең сайлаучыларга участокта ярдәм итәргә теләк белдерде. Аларга ярдәмгә гаризаны Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында бирергә мөмкин", - дип белдерде Кондратьев.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, быел барлык сайлаучылар өчен 152 илдә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Татарстанда тавыш бирү өчен 2,2 меңнән артык резерв участок билгеләнгән. Һәм кирәк булганда участок сайлау комиссиясе тавыш бирүне резерв участокка күчерәчәк, дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

«Быел республиканың бөтен территориясендә – шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә тавыш бирү өчен автобуслар резервка куелды. Бу яңалык үз вакытында Казан тарафыннан тәкъдим ителгән иде - сыйдырырлык автобусларны резервлау. Һәм билгеле бер ситуацияләр очрагында автобусларда тавыш бирүгә күчәргә мөмкин", - дип ассызыклады ул.

Участок һәм территориаль сайлау комиссияләре шулай ук тавыш бирү көннәрендә пилотсыз һәм ракета куркынычы булган очракта гамәлләр алгоритмнарын эшләделәр, дип белдерде Кондратьев.

Аның сүзләренчә, әгәр БПЛА һөҗүме яки ракета куркынычы булса, сайлау участоклары эшен туктатачак. «Әгәр мондый куркыныч иртәнге сәгатьләрдә килеп чыкса, участоклар һава тревогасын туктату игълан ителгәнче ачылмаячак", - дип ачыклык кертте Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Татарстанда 5,8 млн нан артык сайлау бюллетеньнәре әзерләнгән, аларның яртысы федераль сайлау округы буенча тавыш бирү өчен һәм шул кадәр үк күләмдә бер мандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирү өчен каралган.

"Республикада басылган барлык бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссияләренә китерелде. Һәм 18 сентябрьдә алар участок сайлау комиссияләрендә тәүлек буе сак астында булачак", - дип ассызыклады Кондратьев.

Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә - рус һәм татар телләрендә басылган. "Саклагыч тангир челтәре кулланыла - ул Татарстан полиграфистлары тарафыннан эшләнгән уникаль орнамент. Зәңгәр төстә - федераль округ буенча бюллетеньнәрдә, яшел төстә - бер мандатлы сайлау округлары буенча бюллетеньнәрдә", - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Сайлауларда беренче тапкыр бюллетеньнәрне яклауның тагын бер элементы – микрошрифт кертелгән.

"Иң мөһиме – бюллетеньнәрне беркетү. Бу участок сайлау комиссиясенең югары уң почмагында мөһер һәм участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзаларының ике имзасы булачак", - дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Тавыш бирү көннәрендә 20 сәгатьтән соң күзәтүчеләр катнашында бюллетеньнәр урналардан чыгарылачак һәм сейф-пакетларга урнаштырылачак, аларга пломба сугылачак һәм металл сейфларга урнаштырылачак. 20 сентябрьдә, сайлау кампаниясе тәмамланганнан соң, тавышларны санау өчен сейф-пакетларны ачачаклар. Моңа кадәр алар тәүлек буе видеоконтроль астында булачак.

Татарстанда сайлау участокларында тавыш бирү барышын 14 мең күзәтүче күзәтәчәк, шул исәптән 2,8 меңе – республиканың Иҗтимагый палатасыннан, дип хәбәр итте Кондратьев.

"Тавыш бирү алдыннан БДБ илләре күзәтүчеләренең миссиясе килүен көтәбез. Шулай ук Екатеринбургта уза торган Халыкара яшьләр фестивале безгә үзенең халыкара экспертларын җибәрә. Без аларга сайлау процессында катнашуны тәэмин итәчәкбез. Бу сайлау процессының ачык булуы өчен бик мөһим», – дип билгеләде ул.

Татарстанга Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Мөхтәр Әсман җитәкчелегендә БДБ илләреннән биш вәкил киләчәк, дип өстәде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

"Соңгы һәм расланган исемлекне көтәбез. Мин бу өч көн эчендә алар безнең белән эшләячәк, сайлау процессын күзәтәчәк һәм аннары үз күзәтүләрен хәбәр итәчәкләренә бик өметләнәм», – дип ассызыклады ул.

Тавыш бирү барышын контрольдә тоту өчен мең сайлау участогында 2 мең видеокамера урнаштырылган, алар видеокүзәтү режимында эшләячәк. Калган участокларда видеофиксация оештыралар.

"Барлык сайлау участоклары видеоконтроль белән тәэмин ителәчәк, хастаханәләрдә, СИЗОларда урнашканнарыннан тыш. Әмма бу участокларда бик күп күзәтүчеләр эшләячәк", - диде Кондратьев.

Сайлаулар көннәрендә Казанда мәдәни һәм мәгариф программалары әзерләнгән, дип сөйләде Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.

"Сайлау участокларында халык куллану ярминкәләре эшләячәк. Аларда Россия җитештерүчеләренең товарларын 20%ка кадәр киметелгән бәядән сатып алырга мөмкин булачак", - дип хәбәр итте ул.

Абзалов сүзләренчә, тавыш биргән һәр сайлаучы махсус беләзек алачак, ул тавыш бирүнең өч көне дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрүне, шулай ук берничә чарага керү мөмкинлеген бирәчәк.

Шул исәптән «ВКонтакте» да #всейс семьявыборы һәм #татарстаналга хештеглары буенча кыйммәтле призлар һәм өч автомобиль уйнатып фотоконкурста катнашырга мөмкин булачак.

"Бу смартфоннар, автомобильләр оту мөмкинлеге. Автомобильләр бик яхшы сыйфатлы, үзебездә җитештерелгән", - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International