Россия Генераль прокуроры урынбасары Сергей Табельский һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җәядән ату буенча «Россия Генераль прокуроры Кубогы» V бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Чара Казанның «Ак Барс Арена» стадионында узды. Тантанада шулай ук Россия Җәядән ату федерациясе рәисе Зоригто Манханов катнашты.
Бүген 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында, 21 яшькә кадәрге яшүсмер кызлар һәм яшүсмер егетләр арасында шәхси һәм команда зачетында блок җәясеннән ату буенча ярышкан спортчыларны бүләкләделәр. 8 Россия Генераль прокуроры Кубогы тапшырылды. Аларга Санкт-Петербург, Бурятия Республикасы, Красноярск крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Байкал арты крае командалары лаек булды.
Быел турнирда Россиянең 48 төбәгеннән 600гә якын җәядән атучы катнаша. Алар 50, 60 һәм 70 метрлы дистанцияләрдә классик һәм блоклы җәядән атуда шәхси һәм команда зачетында ярышалар. 32 комплект бүләк уйнатыла.
Иртәгә стадионда финал матчлары дәвам итәчәк. Аннары ярышларны ябу тантанасы булачак.
Искәртәбез, турнир 14 сентябрьдә Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде.