Татарстанда 2 млн 856 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Бу гомуми еллык төзелеш планының 90%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 90%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 942 мең кв. метрдан артык булган 106 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 74%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 111 мең кв. метрдан артык булган 38 йорт төзелеше тәмамланган.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 802 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 91%ы. Гадәттәгечә дүрт категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Ятим балалар арасында быел 641 торак алучы бар. Бүгенгә 195 торак урын алуга ике дәүләт контракты төзелгән. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 9 сентябрьдә өченче дәүләт контракты кысаларында 65 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан иткән. Ятим балалар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан.
Киләсе категория - 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр. Бүгенге көндә торак урыннары алу өчен 22 сертификатның 1543 кв. м. мәйданга 14е сатылган. калган 8 сертификат иясе өчен республиканың Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннары сайлап алына.
Яшь гаиләләр категориясе буенча - 61 торак алучы, шулардан 54 гаилә субсидия акчасыннан файдаланган, калган гаиләләр торак базарында фатирлар сайлауны дәвам итәләр.
Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә 3 торак алучыдан бүгенге көнгә, сертификат акчаларыннан файдаланып, үзләренә туры килә торган торакны 2 гаилә сатып алган, ә калган торак алучыга сертификат федераль акчалар җиткерелгәннән соң рәсмиләштереләчәк.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә. Бүгенгә программаның күп балалы гаиләләр өчен юллар төзүгә юнәлдерелгән беренче өлеше төгәлләнгән. Хисап чорында Лаеш һәм Тукай районнарында ике объект тапшырылган.
Су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча 3 объектта эшләр дәвам итә гомуми эшләр 95%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада Арча һәм Лаеш районнарында ике объект төзелеп беткән.
«Мәгариф» тармагы буенча быел 10 объекттан 3 объектта эшләр бара әле. Бу Казан шәһәрендә урнашкан бер мәктәп. Аның буенча үтәлеш 74% тамгасында теркәлә. Һәм киләсе елга күчүче ике балалар бакчасы Питрәч һәм Зеленодольск районнарында. Алар буенча үтәлеш тиешенчә 58% һәм 78% тамгаларында теркәлә.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казан шәһәрендә стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Үтәлеш 83% дип бәяләнә.
Республиканың спорт инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән төзелеш программалары тулысынча төгәлләнгән: быелгы 14 объектның соңгысы төгәлләнгән. Сүз Казан шәһәрендә урнашкан универсаль спорт мәйданчыгы турында.
«Мәдәният» тармагының 7 объектыннан 4 объект эшләнеп бетмәгән, алар киләсе елга күчә. Бу «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 4 балалар сәнгать мәктәбе, төзелеш-монтаж эшләре 34%ка башкарылган.
Экология өлкәсендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган Казан шәһәрендә ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Монда планлы эш күләменең 87%ы башкарылган.
Яшьләр сәясәте линиясе буенча планлаштырылган 7 объектның берсен генә төгәллисе кала - бу Лаеш районындагы балаларны савыктыру лагере, анда үтәлеш 82% тәшкил итә.
Агымдагы елда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 51 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. Программа буенча 9 объектны төзекләндерәсе бар. Бүгенге көнгә үтәлеш 92% тәшкил итә. Узган ике атнада 9 муниципаль районда 10 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү эшләре актив дәвам итә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы 95%ка үтәлгән, 5 объектта эшләр бара. Хисап чорында 15 муниципаль берәмлектә 19 объект төзелеп беткән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы буенча 110 объектның 36сында эшләр тәмамланмаган. Программа буенча үтәлеш тулаем алганда - 83%. Узган ике атнада 9 муниципаль районда 13 объектта эшләр төгәлләнгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында планның 97 ы үтәлгән. Чаллы шәһәрендә дүрт объект төзелеп бетмәгән ле.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча 2 объектта эшләр дәвам итә, программа буенча үтәлеш 99% тәшкил итә. Хисап чорында быелгы лимит кысаларында Чирмешән районында былтырдан күчкән объект буенча эшләр төгәлләнгән.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 97%ка башкарылган. Узган ике атнада Әгерҗе районында су агызу системаларын төзү эшләре төгәлләнгән. 4 объектта эшләр бара әле.
Бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе булачак җылыту чорына әзерлек булып кала. Торак фонды буенча системага 18 244 паспортның 18 234е йөкләнгән. 5 муниципалитет бу эшне төгәлләмәгән. Күп фатирлы йортларның паспортлары булмауның төп сәбәбе - төгәлләнмәгән капиталь ремонт.
Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен әзерлек паспортларын алу 2026 елның 1 ноябренә кадәр билгеләнгән. Муниципаль берәмлекләргә 2026 елның 20 ноябренә кадәр әзерлек паспортлары алырга кирәк.
16 муниципаль берәмлектә җылы бирү сезонын башлау турында карар кабул ителгән инде, шуларның 13е инде җылылык җибәрә башлаган. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә җылы бирү сезонына әзерлек һәм аны башлау мәсьәләләрен шәхси контрольдә тотарга кушылды.