Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне ихластан Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бөтен дөнья христианнарының йөрәкләрендә, өйләрендә яңадан олы тантана. Христосның тууы турында хәбәр бирүче нурлы, яшәү рухы өсти торган зур бәйрәм – Раштуа килде. Ничәмә-ничә еллар дәвамында ул кешеләрдә игелекнең һәм гаделлекнең өстен чыгасына өмет уята, һәркемгә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, күңелләрдә үч-ачу сакламаска, кичерә белергә өйрәтә.
Христианнар, мөселманнар һәм башка диннәр вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда православие элек-электән, җәмгыятьнең социаль үсешенә, рухи-әхлакый яңарышына этәргеч бирә торган куәтле көч буларак, гаять әһәмиятле роль уйный. Шатлык килгәндә, зур җиңүләргә ирешкәндә сөенечебез уртак безнең, авыр югалтуларга дучар булсак, кайгыны да бергә күтәрәбез. Күпмилләтле Татарстан халкының тарихи бердәмлеген какшату омтылышлары барып чыкмас, дип ышанып яшибез.
Якынлашып килүче Яңа елда православие динен тотучы татарстанлылар тормышында күп кенә истәлекле вакыйгалар булачак. Бөтен Россия халкы белән бергә республикабыз халкы Сергий Радонежскийның тууына 700 ел тулуны билгеләп үтәчәк, ә Свияжскида изге Германның якты рухына дога булып ирешәчәк зур тантаналар уздыру каралган. Әлеге һәм башка күп кенә дини һәм мәдәни-тарихи вакыйгаларның православие үсешенә һәм республикада милләтара татулык тагын да ныгуга китерәчәгенә шигем юк.
Раштуа төнендә күкләрне балкыткан Вифлеем йолдызы алга таба да рухи камиллек юлында һәркем өчен якты маяк булсын!
Сезгә бәйрәмчә күтәренке рух, нык сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International