Яңа ел каникуллары вакытында Казанда 15 шугалак һәм 6 чаңгы юлы эшләде. ТР муниципаль районнарында да төрле чаралар узды.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республикада Яңа ел каникуллары вакытында узган киң күләмле мәдәният чаралары турында сөйләде.
Республиканың 21 театр-тамаша учреждениеләрендә якынча 500 чара уздырылды. Иң күп тамаша “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында, Әлмәт татар дәүләт драма театрында, Буа дәүләт драма театрында, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында күрсәтелде. Дәүләт музейларында һәм музей-саклаулыкларда балалар өчен якынча 30 чара оештырылган иде. Барлык бәйрәм чаралары да план буенча, тыныч узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.