Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең яңа башлыгын билгеләп куйды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең яңа башлыгы итеп Алмаз Хисаметдинов билгеләп куелды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга имза салды.


Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов 1978 елның 21 декабрендә туган, 2002 елда ул Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветерия медицинасы академиясен “ветеринар табиб” белгечлеге буенча тәмамлаган.


2013 елның ноябреннән Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. Аңарчы ул Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфасын биләгән, “ВАМИН-Татарстан” АСК ААҖ идарәсен, “Тәкәнеш” агрофирмасын җитәкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International