Алексей Песошинны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләп кую турында Татарстан Республикасы Президенты Указына имза салынды

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләп куелды.

Әлеге Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның декабрь азагында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасы республика парламенты тарафыннан расланды.

Белешмә өчен:

Алексей Валерьевич Песошин 1963 елның 9 декабрендә Казанда туган.

1986 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (инженер-механик), гыйльми дәрәҗәсе бар - физика-математика фәннәре кандидаты.

1986-1995 елларда Казан дәүләт университетының фәнни хезмәткәре булып эшли.

1995-2000 елларда - Казан шәһәре Совет районының “Жилбытсервис” 79 нчы ЖЭУ белгече, баш инженер урынбасары, башлыгы.

2000-2002 елларда – “Казанский завод газовой аппаратуры – Веста” ААҖ директоры урынбасары, баш инженеры.

2002-2007 елларда - “Казанский завод газовой аппаратуры – Веста” ААҖ генераль директоры.

2007 елда “Золотой колос” ЯАҖ ХК генераль директоры – “Приволжская продовольственная корпорация” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры.

2007-2010 елларда – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы хакимияте башлыгы.

2010 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли.

2010 елдан 2014 елның гыйнварына кадәр – Казан шәһре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.

Дәүләт бүләкләре бар - “Бөтенроссия халык санын алуны уздырган өчен” медале (2002 ел), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале (2009 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International