Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан митрополиясе һәм Казан епархиясе идарәсе бинасында (Казан, Карл Маркс урамы, 9/15) узды.

Чара Рождество бәйрәмнәре кысаларында узды.

Килүгә Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе һәм Казан епархиясе идарәсенең реставрацияләнгән бинасын карап чыкты, ремонт һәм реставрация эшләре турында Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан епархиясе идарәчесе, Чистай епархиясенең вакытлы идарәчесе, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий сөйләде. Комплекска храм һәм административ өлеш, актлар залы, уку аудиторияләре, укучылар өчен яшәү блоклары, кухня һәм ашханә керә, гомуми мәйданы якынча 2800 кв. метр тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, элек Казан епархиясе идарәсе Казанның Авиатөзелеш районындагы Челюскин урамы 31 нче йортта Казан руханилар семинариясе белән бер бинада урнашкан иде.

Татарстан Президенты очрашуны Рождество белән котлаудан башлады. Аралашу барышында җәмгыять тормышында чиркәүнең роле, православие мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, яшьләрне тәрбияләү, шулай ук руханилар әзерләү мәсьәләләре кузгатылды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Казан руханилар семинариенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит семинария укучылары өчен спортзал төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Татарстан Президенты шулай ук якын киләчәктә, республика муниципаль районнары башлыклары катнашында, Татарстан митрополиясе руханиларының уртак җыелышын (съезд) уздырырга һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый съездларны ел саен уздырырга була.

“Кызганычка каршы, республикада конфессиональара һәм милләтара татулыкка каршы чыгучылар бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моңа каршы тору - безнең уртак бурычыбыз”. Татарстан Президенты шулай ук искә төшергәнчә, республика территориясендә соңгы айларда ут төртүгә дучар булган барлык гыйбадәтханәләр дә торгызылачак.

Татарстан митрополиясе вәкилләре Свияжск утрау-шәһәрендәге храмнарны чиркәү кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Митрополит Анастасий, аерым алганда, Свияжск утрау-шәһәрендә зиярәт кылу (паломничество) туристик үзәге төзү эшчәнлеген оештырырга тәкъдим итте.

Очрашу азагында яклар сувенирлар алмаштылар. Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясенә “Форд” микроавтобусы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International