Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда энергетикларны Универсиадага әзерләнүдә катнашулары өчен бүләкләделәр
2014 елның 11 гыйнвары, шимбә
Бүген Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерләнүдә, аны уздыруда һәм өзлексез электр белән тәэмин итүдә катнашкан энергетикларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Татарстанның Дәүләт бүләкләрен энергетикларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Казанда Бөтендөнья студентлар уеннарын электр белән тәэмин итүдә “Сетевая компания” ААҖ, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләре компанияләре, федераль энергетика компанияләре катнашты.Универсиадага әзерләнү һәм аны уздыру вакытында РФнең Казан энергия төенен электр энергиясе белән тәэмин итүгә бәйле барлык энергообъектлары штаттагы режимда эшләделәр һәм электр энергиясе белән тәэмин итү тулы күләмдә башкарылган.
Татарстан Премьер–министры Илдар Халиков үзенең котлавында энергетикларны хезмәттәшләр дип атады. “Сезнең белән бергә без зур һәм җитди эш эшләдек. Бу эшне башлаганда башкарып чыгуыбызга ышанып булмады. Әмма Универсиада ачылышы көне, безнең планлаштырылган эшне һәм аннан да күбрәкне башкарып чыга алуыбызны күрсәтте”, - дип ассызыклады ул.
“Универсиадага әзерлек вакытында миңа төзелештә, объектларда күп энергетиклар белән иңгә-иң булырга туры килде. Мин сезнең илгә, республикага булган тугрылыгыгызга чын күңелдән сокланам”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе республика Президенты һәм шәхсән үз исеменнән Универсиада вакытында өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт белдерде һәм ТР дәүләт бүләкләре, һөнәри исемнәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан республикасының “Намуслы хезмәте өчен” медале белән “Сетевая компания” ААҖ идарәсенең билгеләү челтәрләре хезмәте башлыгы Фәрит Шәйхетдинов, “Сетевая компания” ААҖнең оператив-техник идарә итү буенча техник директор урынбасары - челтәрләр белән идарә итү үзәге җитәкчесе Равил Баязитов, “Сетевая компания” ААҖ филиалы Казан электр челтәрләренең Киндерле подстанциясе баш инженеры Сергей Васильев, “Сетевая компания” ААҖ идарәсенең капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Вадим Чернов, “Сетевая компания” ААҖ идарәсенең Казан электр челтәрләренең капиталь төзелеш идарәсе директоры урынбасары Сәлим Шәрәфиев бүләкләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз