Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков РФ Пенсия фонды Татарстан бүлегенең киңәйтелгән коллегиясендә катнашты
2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең төп функциясе, әлбәттә, пенсия буенча бурычларны вакытында үтәп баруда. Алар былтыр тиешле сыйфатта үтәлгән һәм шикаятьләр тудырмаган – бу төп күрсәткеч. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча пенсия бүлегенең киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип белдерде.
Утырышта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт мәсьәләләре буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР профсоюзлары федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең шәһәр-район идарәләре башлыклары катнашты.
2013 нче елгы эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен утырышта катнашучыларга бүлек идарәчесе Марсель Имамов җиткерде. “Ә агымдагы 2014 нче ел үзгәрешләренә килгәндә, 1 нче февральдән хезмәт пенсияләренең 6 процентка тигез үсеше көтелә. 1 нче апрельдән хезмәт пенсияләре янә 2 процентка артачак, социаль пенсияләр – 17,6, айлык акчалата түләүләр 5,5 процентка үсәчәк. Августта эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре традицион төстә кабаттан исәпләнәчәк”, - дип белдерде Марсель Имамов.
Россия Пенсия фондының Татарстандагы органнары тарафыннан былтыр 1,6 миллион дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Аларның 32 проценты – электрон рәвештә. Илдар Халиков пенсия мәсьәләләре өлкәсендә электрон хезмәтләр системасы үсешенең бүлекнең уңай эшчәнлеге критерийларының берсе булуын ассызыклады.
Уңай тенденцияләр арасында Премьер-министр, республикада пенсия түләүгә юнәлтелүче шәхси акча күләменең еллык кыскаруы процессын туктатуга ирешүне билгеләп үтте. Узган елда бу күрсәткеч хәтта бер процентка арткан да. Илдар Халиков бу тенденциядә, предприятие җитәкчеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мөһимлеген аңлавы чагылыш табуын әйтеп узды.
Җитди мәсьәләләрнең берсе – бурычлылар белән эшчәнлек алып бару. “Бу эш күп кенә эре предприятиеләргә кагыла. Аны быел тагын да активрак төстә дәвам итәргә кирәк. Бурычны каплау мәсьәләсен катгыйрак куярга кирәк. Принципиальлек максималь булырга тиеш”, - дип басым ясады Илдар Халиков. Ул бурычлыларга мисаллар китереп, “Хитон”,
“Энергогазкомплект” җәмгыятьләрен, Яр Чаллыда, Түбән Камадагы берничә эре заводны һәм башка оешмаларны телгә алды. “Бурычлылар арасында муниципаль һәм бюджет предприятиеләре дә бар – монысын мин аңлап бетермим. Мондый һәр очрак гадәттән тыш хәл буларак кабул ителергә тиеш. Моңа бөтенләй юл куярга ярамый, республика бюджеты төзелгән, тотрыклы төстә үтәлә, ә муниципаль яки дәүләт предприятиеләренең бурычлылар исемлегенә эләгүе – җитәкчеләрнең гап-гади эленке-салынкы йөрүе нәтиҗәсе”, - дип Хөкүмәт башлыгы мондый оешмаларны тәнкыйть утына тотты. Ул 31 нче декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, әҗәтле 21 учреждение исәпләнүен искәртеп узды. “Вакытында түләмәүчеләргә кырысрак булыгыз. Минем бүген шелтә ясавыма да сылтагыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков Марсель Имамовка.
Хөкүмәт башлыгы пенсия бүлегенең бердәм ведомствоара хезмәттәшлек режимында эшләгәнен һәм бу юнәлештә эшнең яхшы җайга салынганын ассызыклап үтте. “Төгәл эш күзәтелә, нибары бер тапкыр ел башында гына бер тоткарлык теркәлгән”, - дип белдерде Премьер-министр.
“Тулаем алганда, күләмле эш башкарылган. Бу кадрларның профессиональлеген, эшкә карата намуслы карашын күрсәтә. 2014 нче елда да нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешербез, дип ышанам”, - дип тәмамлады чыгышын Илдар Халиков.
Коллегия азагында Премьер-министр ведомство алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз