Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Указы белән яңа гына билгеләнгән Россиянең Оман Солтанлыгындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әнвәрбәк Фазылҗанов белән очрашты, озакламый Илче, ышаныч грамотасы алып, үзенең вазыйфаларын башкарырга керешәчәк.
Әнвәрбәк Михайлович Фазылҗанов Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. Яклар Оман Солтанлыгы белән Татарстан Республикасы арасындагы киләчәк хезмәттәшлек, тыгызрак сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Россия регионнары һәм чит илләр белән тыгызрак сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек урнаштыру һәм үстерү буенча актив эш алып бара. Республика Якын Көнчыгыш илләре, шул исәптән Оман Солтанлыгы белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне киңәйтү, эшлекле һәм икътисадый багланышларны активлаштыру ягында.
Хәзерге вакытта Оман үз икътисадын диверсификацияләү белән шөгыльләнә, җитештерүне киңәйтә, инновацион һәм технологик эшләнмәләр белән, шул исәптән нефть һәм газ тармагында, аеруча кызыксына. Үз чиратында Татарстан икътисады нигезен нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, авиа- һәм вертолетлар төзелеше тармаклары тәшкил итә, республика инновацион технологияләр үсешенә һәм аларны икътисадның реаль секторына кертүгә аерым игътибар бирә. Шулай ук ике регионны да мәгариф программалары, туризм, мәдәни багланышлар кызыксындыра.
Илче әфәнде Татарстан Республикасы Президентына 2013 елда чыккан «Диалог цивилизаций. Россия и мусульманский мир» китабын бүләк итте. Анда хәзерге дөньяда хезмәттәшлек процессларының катлаулылыгы, яңа бүленеш булдырмау өчен шартлар тудыру турында сүз алып барыла. Китапта билгеләп үтелгәнчә, Россия Көнбатыш белән ислам Көнчыгышын тоташтыргыч күпер ролен үти ала. Автор, гуманитар-мәдәни хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстан Республикасы тәҗрибәсе мөһим, дип ассызыклый.
Әнвәрбәк Михайлович Фазылҗанов дипломатия эшендә 1987 елдан бирле. Гыйракта, Кувәйттә,Суданда, Җиддәдә (Согуд Гарәпстаны) эшләгән. Алты елдан артык Россиянең Судандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазыйфасын башкарган.