Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда әзерләнә торган агач материалы күләмнәрен арттырыга ярдәм итәрлек агач эшкәртү производстволары булдыруга аерым игътибар бирергә кушты. Коллегия эшендә шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның урманчылык тармагы хезмәткәрләре катнашты.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм “Кастамону Интегрейтед вуд индастри” ҖЧҖ генераль директоры Онур Гювен “Алабуга” МИЗда агач эшкәртү заводы төзү проекты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. О.Гювен хәбәр иткәнчә, МДФ-панельләр чыгара торган цехларда, җайланмаларны монтажлау төгәлләнеп килә, производство будет 2014 елда эшләтеп җибәреләчәк. ДСП җитештерү линиясен киләсе елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары турындагы төп нотык белән министр Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада урманнарның гомуми мәйданы 1,271 млн га тәшкил итә, шул исәптән 683 мең гектарыэксплуатацион урманнар, 554 меңгектары яклаучы урманнар. Татарстанда урман белән капланыш – 17,5%, урманнарның күп өлеше Нурлат районына туры килә - 40%тан артык. Татарстанда урман үсентеләренең уртача яше – 46.
Татарстан Республикасының табигый тыюлыклары 165,5 мең гектар мәйданда төрле дәрәҗәләрдәге 168 махсус сакланылучы табигать территориясеннән гыйбарәт, шул исәптән 125,4 мең гектар мәйданда 163 махсус сакланылучы табигать территориясе региональ әһәмияткә ия: 26 дәүләт табигать заказнигы һәм 137 табигать ядкаре.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы өч елда Татарстанда бер генә урман янгыны да чыкмаган. Шул урман кишәрлекләре вакытта иң кискен проблема – урман үсентеләренең кибеп корышуы һәм эссселектән килеп чыга торган урман авырулары.
2013 елда 55 урман питомнигында 70 млн данәдән артык утырту материалы үстерелгән.
Урман хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә,Татарстанга 170 мең гектар яклаучы урман үсентеләре кирәк, шул урман кишәрлекләре вакытта хәзер аланың мәйданы 100 мең гектар.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрдә 2013 елда 18,1 мең гектарда урман киселгән. Агач материалының гомуми запасы 558,5 мең кубометр, 401,5 тыс. кубометр ликвид агач материалы әзерләнгән.
2013 елда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы автоюллар буенда 125 яңа төзекләндерелгән яшел тукталышлар булдырган. 2014 елда тагын шундый 130 тукталыш булдыру планлаштырыла. Шулай ук Наил Мәһдиев министрлыкның Казан шәһәре агач архитектурасы ядкярләрен торгызу эше нәтиҗәләре турында да сөйләде.
Коллегия барышында ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский чыгыш ясады. Ул Идел буе федераль округында урманнар торышы, урман хуҗалыгы өлкәсендә федераль проектлар турында хәбәр итте. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы исеменнән Татарстан җитәкчелегенә урманнарны саклау һәм үстерүдәге актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, коллегиягә нәтиҗәләр ясап, республика урманчыларының хезмәтен югары бәяләде һәм булган тәҗрибәне урман хуҗалыгының башка юнәлешләрендә кулланырга чакырды.
Ул хәзерге вакытта республика 2,2 млн кубометр тәшкил итүче еллык урман бүлемтеге фондының бары чиреген генә куллануын билгеләп үтте. «Без, әрәм булмасын өчен, әлеге агачны кулланачак бизнесны табарга тиешбез», - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Татарстан урманын иң эре кулланучы «Кастамону Энтегре» заводы булачак, әмма кирәк хәтле урман әзерләү өчен, урман хуҗалыкларын техника булән тәэмин итү кирәк.
«Кече һәм урта бизнес та үзен урман эшкәртүдә күрсәтә ала, шул исәптән лизинг-грант механизмы ярдәмендә», - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Урманны эффектив торгызу өчен, Татарстан Президенты фикеренчә, яхшы питомниклар кирәк. Саба районында булдырылган заманча орлыкчылык үзәге, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, илдә иң әйбәте, ул елга үстерә торган 12 млн утырту материалы дөрес кулланылырга тиеш.
Республика Президенты шәһәр һәм торак пунктлары янындагы урман фондын законсыз бетерүне катыгый тыярга кушты. «Урманны сакламасак, шәһр тирәсендә ул бөтенләй булмый», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Өч ел янгынсыз – бу безнең зур казанышыбыз. Һәм бу тенденцияне дәвам итәргә кирәк», - дип әйтте Татарстан Президенты.
Ул юл тирәли кардан саклый торган урманнарны булдыру буенча эшне активлаштырырга кушты, чөнки бу бик эффектив чара.
Урман хуҗалыгы министрлыгына кадралар әзерләү өлкәсендә Лубянск урман колледжын үстерергә тиеш. Татарстан Президенты сүзләренчә, колледж урманчыларның профессилналь белеменең нигезе булырга тиеш, аның статусын арттырырга, заманча материаль-техник база белән тәэмин итәргә кирәк.
Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм, 2014 елга уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.