2013 елда дәүләт һәм муниципаль архивлары тарафыннан 125меңнән артык мөрәҗәгать каралган

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Республиканың дәүләт һәм муниципаль архивларына 125 мең мөрәҗәгать булган. Шуның 781е – чит ил тикшеренүчеләреннән. Тишеренүчеләр географиясе шактый киң - АКШ, Германия, Бөекбритания, Төркия, Кытай, һ.б. ил вәкилләре Казан губернасы, Татарстан Республикасы тарихы, республика оешмаларының килеп чыгышы, фән, мәдәният, һ.б. темаларга кагылышлы документлар белән кызыксына. Ә Татарстан гражданнары ата-бабаларына, туганнарына, хезмәт хакына һәм милек хәленә кагылышлы мәгълүматларны белергә тели.

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында идарә җитәкчесе Данил Ибраһимов әнә шулай дип белдерде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Узган ел ТР архив хезмәте тарафыннан дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә күрсәтүгә зур игътибар бирелгән. Бу гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив һәм нәтиҗәле рәвештә җавап бирү мөмкинлеген арттырган.

2013 елда дәүләт архивларында мөһим ремонт эшләре дә алып барылган. Аксубай, Зәй, Тукай районнарының архив бүлекчәләренә өстәмә мәйданнар бүлеп бирелгән. Казан, Югары Ослан, Тәтеш, Саба, Сарман, Бөгелмә, Лаеш архив бүлекчәләрендә ремонт эшләнгән.

Башкарылган әһәмиятле эшләр арасында юкка чыгарылган яки үзгәртелгән предприятиеләрнең документларын саклап калу буенча алып барылган хезмәт тә зур урын алып тора.

Әмма дәүләт архивлары эшчәнлегендә берничә төрдәге проблема да күзәтелгән. 2014 елда аларның кайберләрен чишү өстендә эшләячәкләр. Шуларның берсе – саклауга тапшырылган документларны урнаштырыр өчен буш мәйданнар булмау. “Архив саклау мәйданнары 103 процентка тулы. Быел 14 мең 700ләп данә документ кабул итергә планлаштырабыз. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Д.Ибраһимов.
Аерым алганда, буш урыннар булмау проблемасы Актаныш, Минзәлә, Тәтеш, Түбән Кама районнары архивларында күзәтелә. Проблема Яр Чаллы шәһәрен дә читләтеп үтмәгән. Ә менә Әлки һәм Азнкакай районнарында архив саклау мәйданнарының тулылыгы 99 процент тәшкил итә.

Чираттагы проблема кадрлар санының җитешмәве белән бәйле. Хәзерге вакытта республика архивларында 160 хезмәткәр көч куя. Әмма РФ хөкүмәте карары нигезендә, штатны 19 кешегә кыскартып, калган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын 13 процентка арттырырга дигән карар булган. Әлеге мәсьәлә Данил Ибраһимовны шактый борчый. Җитәкче бу уңайдан ТР Премьер-министрына да мөрәҗәгать итте. “Хәзерге вакытта дәүләт архивлары 1 көнгә 120 мөрәҗәгать кабул итә. 20 хезмәткәребез декрет ялында. Әгәр тагын 19 кешене “кыскартсак”, тиешенчә үз вазыйфаларыбызны башкара алмаячакбыз, чөнки халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен инде хәзер үк башка бүлек белгечләрен дә җәлеп итәбез, шуның аркасында аларның да үз эшләре кала. Дәүләт архивлары хезмәткәрләренең хезмәт хакын, штат санын киметми генә күтәрүегезне сорыйм”, - диде ул.
Данил Ибраһимов, архивларда эшләргә хезмәткәрләрне җәлеп итү авыр булуны да ассызыклады. “Эше күп, ә белгечләрнең хезмәт хакы 8-9 мең генә”, - диде җитәкче.

Утырышта электрон материалларның бердәм форматы булмау мәсьәләсе дә күтәрелде. “Росархив тарафыннан электрон документларны нинди форматта саклау хакында карар кабул ителмәгән”, - дип ассызыклап үтте Д. Ибраһимов. Ә архивларны төрле форматта саклау киләчәктә буталчыкларга китереп җиткерергә мөмкин. Җитәкче документларны архивка нинди форматта җибәрү отышлырак булачагын да фаразлый. Аның фикеренчә, иң кулай формат – PDF.

Коллегия утырышы барышында 2014 елда Россия һәм чит ил архивлары белән алып барылачак хезмәт хакында да телгә алдылар. Аерым алганда, югарыда санап үтелгән архивлар республиканы ТР һәм татар халкы тарихына кагылышлы документлар белән баетыр дип фаразлана.

Коллегия утырышы архив хезмәткәрләрен 2013 елдагы эш нәтиҗәләре буенча бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International