Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның үз вазыйфаларын үтәүгә керешү тантанасында катнашты
2009 елның 16 гыйнвары, җомга
Кичә, 15 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның үз вазыйфаларын үтәүгә керешү тантанасында катнашты.
Инаугурациядә Россия Хөкүмәте әгъзалары, Идел буе федераль округы төбәкләренең җитәкчеләре, депутатлар һәм сенаторлар катнашты.
Тәбрикләү сүзендә губернатор ышаныч белдергәне өчен Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевка һәм Киров өлкәсендә яшәүчеләргә рәхмәт әйтте, шулай ук төбәк халкының мәнфәгатьләрен якларга, анда яшәүчеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә һәм сакларга, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Киров өлкәсе Уставында язылганнарны үтәргә ант итте.
Никита Белыхның тантанада катнашучылар белән рәсми очрашуында Татарстанның беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән Никита Юрьевичны Киров өлкәсе губернаторы вазыйфасына рәсми рәвештә күчүе белән котлады. Борис Павлов Татарстан Президентының тәбрикләү хатын укыды. Анда болай диелә: “Сезгә Киров өлкәсе губернаторы вазыйфасына рәсми рәвештә күчүегез уңаеннан җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итүемә шатмын. Бүген Сезнең алда – сәләтле эшкуар, энергияле яңа буын җитәкчесе алдында – Кара туфраклы булмаган җирнең иң зур төбәкләреннән берсе булган Киров өлкәсен төрле яклап үстерү буенча зур дәүләти бурычлар тора. Сез үз вазыйфагызга катлаулы заманда күчәсез, һәм мин Сезгә, җаваплы урында нәтиҗәле хезмәт итүегез һәм Киров өлкәсенең икътисадына, социаль өлкәсена яңалык кертү максатыннан уйланылган бөтен нәрсәләрне чынга ашыруыгыз өчен, чын күңелемнән бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм рухи көч телим. Иманым камил: Сезнең белемегез, югары эшлеклелек сыйфатларыгыз, ныклы гражданлык позициясенә ия булуыгыз һәм бу сыйфатларыгызның төбәкнең җитди табигый-сәнәгый потенциалы, Киров өлкәсендә яшәүчеләрнең туган җир иминлеге өчен максатчан рәвештә хезмәт итәргә әзер торулары белән ныгытылган булуы икътисади кризис дулкыннарын җиңеп чыгарга һәм төбәкне үстерүнең яңа биеклегенә күтәрелергә мөмкинлек бирер. Хәзерге шартларда төбәкара хезмәттәшлек, илдә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүнең мөһим факторы буларак, зур әһәмияткә ия була бара. Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасында күршеләрчә дус яшәүнең ныклы традицияләренә нигезләнгән нәтиҗәле үзара бәйләнеш, төбәкләребез һәм гомумән Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен күздә тотып, киләчәктә тагын да артыр дип, чын күңелемнән ышанам. Шуннан соң Борис Павлов Киров өлкәсенең сайлап куелган губернаторына республика башлыгыннан бүләк тапшырды.
Борис Павлов губернатор гражданнарның өметләрен аклар, ә югары урында эшләү безнең уртак эшебезгә - Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсенең социаль-икътисади, сәяси бәйләнешен ныгытуга, Киров өлкәсенең конкурентлылык сәләтен, инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм гражданнарның байлыгын арттыруга хезмәт итәр дигән ышанычын белдерде.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе инновацион икътисадны үстерүгә юнәлтелгән уртак инновацион, инвестицион проектлар, программаларны эшләү һәм тормышка ашыру өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлеген билгеләп үтте.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасының Киров өлкәсе белән үзара бәйләнеше 1999 елның 19 нчы августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Киров өлкәсе Администрациясе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында төзелгән Килешү нигезендә бара.
2007 елда Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше 3578 млн. сум тәшкил итте, шуның 2620 млн. сумы (73,2 %) – товарларны читкә чыгаруга, 958 млн. сумы (26,8 %) читтән товар кертүгә туры килә. Ел нәтиҗәләре буенча Киров өлкәсе Татарстан белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә булган Россия төбәкләре арасында 19 нчы урынны алып тора (2006 елда – 25 нче урын).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте