Бүген ТР Хөкүмәт Йортында 2013нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан прокуратурасы коллегиясенең утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм РФ генераль прокуроры киңәшчесе Александр Гаврилов катнаштылар.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган коллегиядә, шәһәр һәм район прокурорларының биләгән вазифаларына туры килүе экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш өлкәсендә күрсәткән эшләре буенча бәяләнәчәк, дип белдерде.
Түбән Камада, Нурлатта, Чистайда һәм республиканың башка районнарында куркуга салган сигналлар хокук саклау органнары, шулай ук хакимиятнең башка органнары эшендә дә җитди игътибарсызлык турында дәлилли", - диде ул.
Республика прокуроры фикеренчә, теләсә нинди җәмәгатьчелек күренешләре буенча даими мониторинг ясау зарур. “Һәр очракта бу вәзгытьне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга, проблема килеп чыкканчы ук аны бетерү өчен чаралар күрү зарур. Эктремистик мотивлар буенча кылынган җинаять фактлары буенча барлык җинаять эшләре прокурорның шәхси контроленда булырга тиеш. Бу җинаятьләрне гомумҗинаятьләр рәтенә кертеп яшермәгез, проблема эчкә кертелергә тиеш түгел”, - дип өстәде Илдус Нәфыйков хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан прокуроры җинаять кылуның сәбәпләре һәм мотивлары ачыкланмый торып, төгәл кисәтү чаралары кабул ителмичә, тикшерү эшләрен туктатуны тыйды. Ул шәһәр һәм район прокурорларына Куркынычсызлык федераль хезмәте белән ЭЭМның тиешле хезмәтләре белән ныклы элемтәдә эшләүне, аларның хәбәрләренә шунда ук игътибар бирүне, шулай ук вазифаи затларны экстремистик күренешләрне күздән ычкындырган өчен җаваплылык мәсьәләсен куюны йөкләде.
Илдус Нәфыйков шәһәр һәм район прокурорларыннан, шулай ук республика прокуратурасы аппаратыннан кыска вакыт эчендә эктремизмга ишарә булган барлык кире кагылган материалларны һәм җинаять эшләрен тикшерүне таләп итте.
Шулай ук ТР прокуроры хезмәттәшләренә, Универсиададан соң калган террорчылыкка каршы җиһазларның нинди дәрәҗәдә сакчыл һәм рациональ кулланылуын, аларга техник хезмәт күрсәтү каралганмы икәнлеген тикшерүне йөкләде.
Татарстан Президенты да докладында экстремизмга каршы тору һәм террорчылыкка каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирде. Аның сүзләренчә, узган елдагы вакыйгалар вәзгыятьнең киеренке булуын дәлилли.
Моның белән бәйле рәвештә, Р.Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен барлык хәбәрләргә, бигрәк тә Әлкидән, Биектаудан булган һ.б. район мәгълүматларына игътибарлы булырга өндәде. “Андый фактларны яшереп калдырырга ярамый. Булган вакыйгаларга үз вакытында прокуратура позициясеннән бәя бирү зрур”, - дип ассызыклады республика Президенты.
Ул республика прокуратурасына ММЧнда дөнья күргән дөреслеккә туры килми һәм шик уятучы мәгълматларга игътибарлы булуларын сорады. “Сезнең яктан реакция булмау намуссыз журналистларда җәзасызлык хисен уята”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.