Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерер өчен, Татарстан республика территориясендә җитештерелә торган автомобильләрне сатып алырга планлаштыра
2009 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә республика һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен Татарстан Республикасында җитештерелә торган автомобиль техникасын сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә республиканың бөтен министрлыклары җитәкчеләре, Sollers (“Соллерс” ААҖ) компаниясенең генераль директоры Вадим Швецов, “Sollers-Алабуга” ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә кирәкле сандагы автомобиль техникасына алдан гариза бирелгән. Нигездә, бу “КАМАЗ” авыр йөк автомобильләре, “КАМАЗ” автомобильләре базасындагы махсус техника, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә (“Алабуга” махсус икътисади зонасы) “Соллерс” компаниясе тарафыннан җитештерелә торган автомобильләр - Fiat Albea һәм Fiat Ducato.
“Татарстан территориясендә җитештерелә торган автотехниканы сатып алу, бер яктан, безнең министрлыкларыбыз һәм муниципаль берәмлекләребезне кирәкле автомобильләр белән тәэмин итәчәк, икенче яктан – дәүләт заказы алачак автомобильләр җитештерә торган компанияләребезгә шул рәвешле ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Әйтик, алдан бирелгән гариза кысаларында, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына патруль машиналары паркын тулыландыру зарур, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына – махсус техника (Fiat Ducato базасындагы), Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына “КАМАЗ” авыр йөк автомобильләре һәм “КАМАЗ” базасындагы махсус техника кирәк.
Шуны искәртик: җомга, 16 нчы гыйнварда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак белән очрашты. Фикер алышуга чыгарылган проблемалар арасында республика ихтыяҗлары өчен автомобиль транспортын сатып алу мәсьәләсе дә бар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.