Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Кидәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы торак фонды структурасы турында сөйләде. Бүгенгә республикада торак фондын 90 млн. кв. метрдан артык торак тәшкил итә, бу - 17 мең 311 күп фатирлы торак йортлар.
Хосусый милектә гомуми торак мәйданының 91%ы, 7%ы – муниципаль милектә, 2%ы – дәүләт милкендә. Республикада халыкның 60%ы күп фатирлы йортларда яши, аларның гомуми мәйданы - 67 млн. кв. м.
Күп фатирлы йортларның гомуми мәйданыннан 64%ы республикада идарәче компанияләр карамагында, 32%ы –ТСЖ һәм ЖСК, турыдан-туры идарәдә - 4%ы.
Коммуналь комплекс структурасына килгәндә, Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бу өлкәдә 350дән артык коммуналь оешма эшчәнлек алып бара.
Су-канализация хуҗалыгында 2 мең 373 су җыйгыч һәм 84 чистарту корылмасы файдаланыла.
Эчәр сулар белән тәэмин итү өчен 16,5 мең км су үткәргеч челтәргә хезмәт күрсәтергә кирәк, шуларның 5,3 мең километрын алмаштырырга кирәк, бу - 32%тан артыграгы.
Авыл җирендә төп проблема – эчәр сулар сыйфаты, дип билгеләп үтте Төзелеш министрлыгы башлыгы.
2004 елдан алып 2013 елга кадәр бер кешегә кулланыла торган су күләме 28,1 литрга кимеде (160 дән 131,9 литрга кадәр). Куллану кимү нигездә үлчәү приборлары куюга бәйле.
Канализация хуҗалыгында үткәрү куәте тәүлегенә 1,7 млн. куб. м тәшкил итә, 0,7 млн. куб. м агып чыккан су чистартыла (44%).
Җылылык хуҗалыгында 1 мең 932 җылылык энергиясе чыганагы файдаланыла, аларда 4 мең 325 казан куелган, суммар куәте - 10,6 мең Гкал/сәг.
Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, коммуналь комплекс объектларының яртысы (52%) хосусый милектә, 44%ы - муниципаль милектә һәм 4%ы – дәүләт милкендә.
2004 елдан алып 2013 елга кадәр коммуналь комплекска 23 млрд. сум җәлеп ителгән, шул исәптән 10 млрд. сумнан артыграгы бюджет акчалары һәм 13 млрд. сумы –бюджеттан тыш.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, 2013 елда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр күләме 33,5 млрд. сумга җитте. Акча кертүләр 8,9 млрд. сум иде. Акчалар күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга, Казан шәһәрендә фасадларны ремонтлауга, ике контурлы казаннар урнаштыруга, “Чиста су” программасын гамәлгә ашыруга тотылган.
Аннары Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТКХ тармагында 33 меңнән артык кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 19,4 мең сум тәшкил итә.
Республика халкының әлеге хезмәт күрсәтүләрдән канәгатьлек дәрәҗәсе 2012 ел йомгаклары буенча - 37,7% (2009 елда – 22,8%, 2010 елда – 35,3, 2011 елда – 35,2%).
Коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсенә килгәндә, 2013 ел йомгаклары буенча ул - 98,9%, (2012 елның шул чоры белән чагыштырганда 0,2%ка артык).
Шуңа да карамастан, 2014 елның 1 гыйнварына бурыч 3 млрд. 740 млн. сумга җитте, 2013 ел башына ул 303 млн. сумга артты.
Киңәшмә барышында «Газпром межрегионгаз Казань» ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков хәбәр иткәнчә, кулланылган газ күләме - 840,5 млн. кубометр. Газ өчен түләү дәрәҗәсе - 91%.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланылган ресурслар өчен түләүдә тәртип урнаштырырга, бурычларны арттырмаска кушты. Ул кулланылган ресурслар өчен бурычлары булган җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга һәм предприятиеләргә бу мәсьәләгә җитди карарга өндәде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ТКХ өлкәсендә электрон түләүләрне арттыруны стимуллаштырырга тәкъдим итте.