Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Африка илләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашуында Африка континенты илләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшенде. Очрашу Казан Кремлендәге ТР Президенты резиденциясендә узды.
Искәртеп үтик, Африка дәүләтләренең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтләре илчеләре, министр-киңәшчеләре һәм илчелек вәкилләреннән торган 18 кеше составындагы делегация Казанга ике көнлек эш визиты белән килде. Аерым алганда, алар - Бенин Республикасы, Чад Республикасы, Кот-д‘Ивуар Республикасы, Эфиопия Республикасы, Гвинея-Биссау Республикасы, Мали Республикасы, Маврикий Республикасы, Тунис Республикасы, Замбия Республикасы, Бурунди Республикасы, Конго Демократик Республикасы, Джибути Республикасы, Кения Республикасы, Мозамбик Республикасы, Руанда Республикасы, Көньяк Африка Республикасы, Танзания Республикасы, Зимбабве Республикасы илчеләре.
Кунаклар инде КФУда булганнар һәм КФУ каршындагы IT-лицей эшчәнлеге белән танышканнар, Казандагы спорт корылмаларын караганнар һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә дә булганнар.
Рөстәм Миңнеханов Африка дәүләтләренең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтләре илчеләре, министр-киңәшчеләре һәм илчелек вәкилләрен сәламләп, Татарстанга һәм аның икътисадына кызыксыну белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Африка илләреннән шундый зур делегация килүе – республика өчен әһәмиятле вакыйга, диде ул.
Африка – табигый ресурсларга бай, югары үсеш потенциалына ия уникаль материк. Россия Федерациясе һәрвакыт Африка континенты илләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү яклы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Һәм Татарстанның, Россия регионнарының берсе буларак, Африка илләре белән хезмәттәшлек итүнең күп юнәлешләре бар. Бу, барыннан бигрәк, - нефть химиясе, машина төзелеше, вертолет төзелеше, мәгариф, туризм, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, без бүгенге көндә Африка илләре белән тышкы сәүдә әйләнешен сизелерлек арттыра алырлык шактый мәсьәләләр буенча эшләп җиткермибез. Хезмәттәшлек өчен, әлбәттә, мәгариф кластеры иң перспективалы юнәлеш була ала, дип белдерде ТР Президенты.
Без Африка континеты илләре белән мөнәсәбәтләребезне активлаштырырга тиеш - Африка илләреннән килгән студентлар безнең вузларда белем ала алсын өчен; андый мөмкинлек бар, аерым алганда, КФУның җитди белем бирү базасы бар, студентлар кампусы, заманча фәнни лабораторияләре бар.
Мы должны активизировать наши отношения со странами Африканского континента – чтобы студенты из африканских стран обучались в наших вузах, такая возможность есть, в частности, КФУ располагает серьезной образовательной базой, студенческим кампусом для проживания студентов, современными научными лабораториями.
Ышанам ки, без күп кенә уртак кызыксыну өлкәләрен табарбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук кунакларны быел 5-6 нчы июньдә узачак KazanSummit 2014 халыкара саммитында катнашырга чакырды.
Африка дәүләтләренең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, илчелек вәкилләре, Казанга сәфәрне оештырган өчен, югары дәрәҗәдә кабул иткән өчен, ТР җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Татарстан, үзенең фәнни һәм мәгариф потенциалы белән, - Африкадан килгән студентлар лаеклы белем алырлык һәм үзләрен өйләрендә кебек хис итәрлек төбәк, дигән уртак фикер әйттеләр.
Очрашу барышында сәнәгать өлкәсендә, химия тармагында, автокомпонентлар җитештерүдә, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында һ.б. тармакларда хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр әйтелде.
Кайбер Африка илләре вәкилләре KazanSummit 2014 чараларында катнашу белән кызыксынуларын белдерделәр. Моннан тыш, Африка кыйтгасы илләре потенциалын өйрәнү өчен, бизнес-миссия оештыру турында тәкъдим әйтелде.
Эфиопия, Кот-д‘Ивуар, Маврикий Республикасы, Гвинея-Биссау, Чад Республикасы, Тунис һәм Мозамбик вәкилләре кыскача сәламләү сүзләре һәм хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү турында тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.