Ел студенты-2013 Казан федераль университетында укый

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусында “Ел студенты-2013” ТР студентлар премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чараның мактаулы кунаклары булды.

Казан (Идел буе) федераль университетының 5 нче курс студенты Илдар Хуҗҗәтов "Ел студенты-2013" булды. “Ел студенты” ТР студентлар премиясе Гран-прие иясенә бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

ТР башлыгы билгеләп үткәнчә, премияне тапшыру тантанасы искиткеч бәйрәмгә әйләнде, ул барыбызга да күп эмоция бүләк итте. Кичә барышында сәхнәдә Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыруга әзерлек турында видеоролик күрсәтелде, һәм Рөстәм Миңнеханов студентлар Уеннарында волонтер булган, хезмәт отрядларында эшләгән яки ярышларда булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

ТР Президенты сүзләренчә, республиканың конкурентлы өстенлекләренең берсе – аның мәгариф потенциалында. Ул Казанда һәм Татарстанда көчле мәгариф кластеры булуына игътибар итте.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ТР вузлары дөньяның иң яхшы вузлары рейтингына эләксен өчен, бик күп эшлисе бар әле. Ләкин республика вузлары бик яхшы мәгариф үзәге булып тора, һәм ТРда барган процесслар Татарстанга башка төбәкләрдән, чит илләрдән студентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана республика башлыгы.

Ул шулай ук “Ел студенты-2013” Бөтенроссия финалын Казанда уздыру инициативасын хуплады.

Рөстәм Миңнеханов җиңүченең исеме язылган конвертны ачканда хәбәр иткәнчә, премиянең Гран-при иясе дөньяның төрле иң яхшы вузына укырга бару мөмкинлеген алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International