Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Эпидемияләрнең булмавы – Роспотребнадзор эшенә төп бәя”
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
2013 елда Татарстан шәһәр һәм районнарында эпидемияләр, авырулар һәм агулану белән бәйле хәлләр теркәлмәгән, бу Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшенең төп уңай нәтиҗәсе булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ведомствоның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Роспотребнадзор эше нәтиҗәләре турында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина доклад ясады.
Ул белдергәнчә, 2013 нче елгы эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе – Казанда Универсиаданы уңышлы уздыру. Студентлар уеннары объектларында 290 белгеч эшләгән. Универсиада көннәрендә, 16 меңгә якын лаборатор тикшеренү үткәрелгән, алар барышында продуктларның стандарт булмаган 63 пробасы алынган. Шул ук вакытта спортчылар арасында йогышлы һәм паразитар авыруларның бары 30 очрагы гына теркәлгән. Марина Патяшина сүзләренчә, бу уңай нәтиҗә.
Универсиадага әзерлек Урта Кабан күлен чистартырга этәргеч булган. Хәзерге вакытта аның торышы санитар нормаларга җавап бирә.
Идарә тарафыннан мигрантлар белән эшләү дә уздырылды. Туберкулез яисә ВИЧ белән авыручы 40 мигрантны депортацияләү турында карар кабул ителде. Шуның белән бергә, республикадан бары тик 21 генә киткән, ә 17 сенең кайда булуы билгесез.
2013 елда идарәгә кулланучылар хокукларын бозу буенча гражданнардан 6787 мөрәҗәгать килгән, шуларның 70% ы нигезле булып чыккан һәм 11 млн сумлык штраф салынган.
Коллегия эшенә үзенең чыгышында Илдар Халиков йомгак ясады. Аның сүзләренчә, Универсиада исемле имтиханны идарә бик яхшы билгеләренә тапшырган.
Мөһим мәсьәлә булып, Илдар Халиков сүзләренчә, халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү. Бу юнәлештә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән берлектә, эш алып бара. “Чиста су” программасы формалаштырылганда, кем иртәрәк мөрәҗәгать итүенә түгел, ә аеруча имин булмаган участокларга басым ясалырга тиеш. Программа сезнең анализ буенча төзелергә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков идарә вәкилләренә.
Шундый ук практика мәктәпләрне һәм балалар лагерьларена капиталь төзекләндерү кирәклеген билгеләгәндә кулланылырга тиеш, диде Илдар Халиков.
Премьер-министр белдергәнчә, сукбай этләр белән бәйле статистика да сөендерми. “11500 кешенең хайваннар тешләвенә дучар булуы – куркыныч сан. 45 муниципаль берәмлекнең 40 ында котыру авырулары теркәлгән. Без имин, уңышлы республикада яшибез, шуңа күрә бу күренешләр белән килешеп яшәү мөмкин түгел!”, - дип белдерде Илдар Халиков
Мигрантлар белән эш мәсьәләсендә ТР Премьер-министры фикеренчә, аларның сәламәтлегенә игътибарлырак булырга кирәк. “Бездә мигрантлар ташкыны зур. Без республика халкын алардан чир йоктырудан сакларга тиеш”,-дип саный И. Халиков.
ТР Хөкүмәте башлыгы халыкны вакцинацияләү мәсьәләсе аеруча игътибар бирде. уңаеннан да борчылуын җиткерде. “Бу өлкәдә Татарстанның аутсайдер булуына юл куярга ярамый”,-дип ассызыклады ул.
Коллегия тәмамланганда ТР Хөкүмәте башлыгы ведоомство хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз