Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры: “Җир участокларының бәясе кимүе белән килешә алмыйбыз”
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Җир участокларының кадастр бәясе кимүе турындагы суд дәгъвалары һәм банкротлык процедураларында намуссыз конкурс идарәчеләре булуы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына 2014 елда хәл итәргә кирәк булган төп проблемалар булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Утырышта 2013 нче елдагы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының дәүләт активлары 2014 ел башына 457,3 млрд сум тәшкил итә, узган елда 433,3 млрд сум булган. Республика милкендә 29,3 мең гектар җир бар.
Дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан керемнәр – холдингларга кергәннәрен исәпкә алып, якынча 14 млрд сум тәшкил иткән. 2012 ел белән чагыштырганда керемнәр 12%ка арткан.
Азат Хамаев дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә күп кенә төзелеп бетмәгән объектларда төзелешне тәмамлау яки капиталь төзекләндерүне финанслау мәсьәләләренең хәл ителми калганын белдерде. Елдан-ел аларның торышы начарлана, аларның инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеклеге кими, якын арада аларны я төзеп бетерергә, я сатарга кирәк.
Илдар Халиков 2014 нче елның беренче кварталында дәүләт һәм муниципаль милек мәйданнарын тулысынча тикшерүне йөкләде. “Файдаланылмаучы һәм нәтиҗәсез файдаланылучы җирләр бип күп”, - диде ул.
2014 елда дәүләт милке керемлелеген арттыру юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. “Ышанам, яхшы потенциал бар”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Дәүләт катнашы белән акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итү сыйфатын күтәрү мәсьәләсе дә мөһим булып кала, шул исәптән, директорлар советы әгъзаларын укыту һәм башка мәсьәләләр дә.
Илдар Халиков сүзләренчә, банкротлык процедураларында республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе проблемалы булып кала. “Монда без мактана алмыйбыз. Бездә элеккечә банкротлыкның идарәгә буйсынмый торган процедуралары бар”, - диде ул. Аеруча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә юл куярга ярамый. Процесста намуслы идарәчеләр генә булырга тиеш, намуссызлык булганда, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк”.
Шулай ук җир участокларының кадастр бәясе турындагы бәхәс тә хәл ителмәгән . “Без әлегә бу мәсьәләне хәл итмәдек. Базардагы намуссыз катнашучыларның бәяне алдан уйлап киметүе белән килешә алмыйбыз”, - диде ул.
Илдар Халиков күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү эше өчен министрлыкка аерым рәхмәтен белдерде. Премьер-министр әйтүенчә, Россиядә бирелгән җир участогының һәр дүртенчесе Татарстанга туры килә.
Законсыз рәсмиләштерелгән җир биләмәләрен кайтаруны дәвам итәргә кирәк. Монда, Илдар Халиков фикеренчә, Казанның халык ярдәмен җәлеп итү буенча тәҗрибәсе файдалы.
Коллегия тәмамланганда, Илдар Халиков министрлыкның хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз