Р.Миңнеханов: "Наркоманлык таралуга каршы тору - иң мөһим дәүләт бурычларының берсе"

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Наркоманлык таралу мәсьәләсен көч структуралары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның бердәм эшләве шартларында гына хәл итеп була. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Наркотикларга каршы комиссия һәм Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында белдерде.

Утырышны башлап, Татарстан Президенты үткән ел гади булмаганын, вакыйгаларга бай икәнен билгеләп үтте. «Универсиаданы уздыру дәүләт органнары һәм хокук саклау органнарының бердәм эшләүләрен таләп итте. Без уеннарны югары дәрәҗәдә, куркынычсызлык һәм хокук тәртибен саклап үткәрә алдык», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча РФ Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе куелган бурычларны үти алганын белдерде. Наркотикларны куллануга 15 мең волонтер һәм 4 мең спорт объектлары хезмәткәрләре тикшерелде, 4 кешенең наркотиклар куллануы ачыкланды һәм җаваплыкка тартылды. Рөстәм Миңнеханов Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча РФ Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә Универсиаданы уздыру һәм аңа әзерләнүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Соңгы өч елда, Рөстәм Миңнеханов китергән саннар буенча, наркотикларга каршы профилактика чараларына һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә 85 млн. сум бирелде. 2014-2020 елларга 140 млн. cум күләмендәге яңа наркоманияне профилактикалау программасы кабул ителде.  

Татарстан Президенты 2013 елда наркомания белән авыру 11 %ка кимүен билгеләп үтте. Беренче мәртәбә авыручылар саны артуны туктатып булды. Р.Миңнеханов сүзләренчә, наркотиклар сатучыларның Татарстанга читтән килүләре вәзгыятьнең масштабларын күрсәтә. Яңа наркотикларның барлыкка килүе, шулай ук шәһәрләрдә наркотикларны куллану дәрәҗәсе арту бочыта. «Мәсьәләнең спецификасы һәм күпкырлылыгы хакимиятнең бөтен тармаклары һәм җәмгыятьнең берләшүен таләп итә», - дип ышанып әйтте Р.Миңнеханов.

Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча РФ Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев үз нотыгында ведомство эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы өч елда Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча РФ Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан 5 наркотикларны тарату белән шөгыльләнүче берлекләр һәм 220 төркем ачыкланды, ә җаваплыкка җинаять төркемнәренең 500дән артык оештыручы һәм актив катнашучысы тартылды, Татарстанда “кара” базарда наркотиклар “тәкъдиме” сизелерлек кимеде. Хокук саклау органнарының әйләнештән алу буенча актив эшләре аркасында, героин бәясе, амфетамин, гашиш һәм марихуана бәяләре артты.

Нәтиҗәдә наркотиклар кулланучыларның зур өлеше алкоголь, наркотикларның яңа төрлерәренә күчкәннәрю Героинга бәя арту аркасында, Шабаев билгеләп үткәнчә, полинаркоманнар барлыкка килгән, алар берничә төр матдә куллана - алкоголь, спайслар, ацетилланган әфьюн, марихуана яисә бөтенесен бергә.

2013 нче ел нәтиҗәләре буенча, “наркомания” диагнозы блән исәптә торган авыруларның саны беренче тапкыр 0,3 процентка, 23 кешегә, кимеде. Бу беренчел авыруның кимүенә бәйле.

ТРда наркоманиянең таралу күрсәткече 100 мең халыкка 255 авыру булды. Соңгы 3 елда әлеге күрсәткеч буенча Казан, Чаллы калалары һәм Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама районнары алда бара.

2013 нче елда наркотик матдәләр куллану буенча исәпкә беренче тапкыр 2 мең 472 кеше алынган. Профилактик күзәтү астында - 8 мең 226 кеше. Ел башыннан аларның саны 2 процентка, яки 166 кешегә арткан.

2013 нче елда ТР хокук саклау органнары тарафыннан тыелган матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле барлыгы 4 мең 851 җинаять теркәлгән. Төркем белән кылынган 258 җинаять тикшерелгән.

Фаяз Шабаев билгеләп үткәнчә, Идарә ТР прокуратурасы ярдәме белән Россиядә һәм Татарстанда Наркотик матдәләр исемлегенә керткәнче беренче тапкыр PB-22-F психоактив матдәне тарату факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Аның сүзләренчә, ел башыннан наркотик матдәләр белән тәэмин итеп торган 43 канал ябылган, наркотикларны кертү буенча 13 җинаять теркәлгән. Бер елда “Казан” аэропортында хокук саклау органнары героин йоткан 5 курьерны кулга алган.

2013 нче елда ТР хокук саклау органнары тарафыннан законсыз әйләнештән 320 кг артык наркотик һәм психотроп матдәләр алынган. Нигездә, бу - синтетик наркотиклар (37 кг), гашиш (100 кг) һәм марихуана (150 кг). 104 наркопритон ябылган.

Наркополицейскийлар яшьләр арасында хокук бозуны профилактикалау эшен мөһим дип саныйлар. Шул максатта полицейскийлар яшьләр ял иткән урыннарда рейдлар уздыралар. Яшьләр арасында гашиш, марихуана, амфетамин – популяр.

Чаллы шәһәрендә наркотикларга каршы эш турында шәһәр мэры Васил Шәехразиев хәбәр итте.

Шунна Рөстәм Миңнеханов утырышка нәтиҗәләр ясады.

«Вәзгыять һаман да катлаулы, әмма соңгы елларда уңай процесслар арта, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Безнең максат – әлеге тенденцияне ныгыту».

Аның сүзләренчә, хакимият органнары һәм көч структураларының багланышлары механизмнарын камилләштерүне һәм координация дәрәҗәсен үстерүне дәвам итәргә кирәк, шулай ук иҗтимагый оешмаларны актив җәлеп итәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов 2013 елда наркоҗинаятьләр саны 22 %ка артуы борчыганын белдерде.

«Идарә алдында торган җитди максатлар кискен эшләр таләп итәләр, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Тырышырга кирәк, каршы торуның төгәл стратегиясен формалаштырырга, башка хокук саклау органнары белән багланышларны арттырырга кирәк». 

Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларын наркотик үсемлекләре үсүче урыннар белән көрәшү кирәклегенә игътибарларын юнәлтте Шулай ук Р.Миңнеханов фикеренчә, муниципаль хакимият һәм участок полиция вәкилләре наркотиклар кулланучы кешеләрне игътибарда тотырга тиешләр.

«Балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркотиклар куллануны киметү – эшчәнлекнең беренчел мәсьәләсе булып кала, әмма хәзерге алымнар нәтиҗә китермиләр», - дип билгеләде Р.Миңнеханов.

«Хәзерге дәвердә заманча белемнәре булган һәм аларны кулланырга әзер белгечләр кирәк. Бездә муниципалитетлар һәм министрлыклар вазыйфаи хезмәткәрләрен әлеге тем буенча әзерли торган программа булырга тиеш», - дип белдерде ТР Президенты.

Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча РФ Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтеп, ТР Президенты аларга алга таба уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International