Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2009 елның июнендә Татарстанга визит белән Давос форумына нигез салган кеше, икътисад профессоры Клаус Шваб киләчәк
2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының нигез салучысы һәм җитәкчесе Клаус Шваб 2009 елның июнендә Татарстан Республикасының башкаласы Казанга киләчәк. Бүген, 28 нче гыйнварда, Давоста Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Клаус Швабның очрашуы барышында шуның турында сүз куештылар.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, халыкара икътисади форумда катнашу өчен, Россия делегациясе составында
Давоска
(Швейцария) килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Клаус Швабның бүгенге очрашуы соңгысының инициативасы белән оештырылды. Очрашуда шулай ук “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов Клаус Швабның кайбер мәсьәләләр буенча фикер уртаклашу барышында агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасына килеп, татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны үз күзләре белән күреп китәргә теләк белдерүен әйтте.
Шуны искәртик: Клаус Шваб Татарстан башкаласына соңгы тапкыр
2008 елның 12-13 нче сентябрендә
килгән иде.
Белешмә өчен:
Бөтендөнья икътисади форумы (БИФ) – хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешма. Аның эшчәнлеге халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән. Форумнар Давоста (Швейцария) үткәрелә.
Форум 1971 елда оешкан. Дөньяның төрле илләрендәге, шул исәптән Россиядәге 1000 ләп эре компания һәм оешма БИФ әгъзасы булып тора. Даими башкарма орган – Директорлар советы. Штаб-квартира Женеваның Колонья шәһәр яны бистәсендә урнашкан. Бюджет ел саен форум әгъзалары тарафыннан кертелә торган һәм форумда катнашучылар түли торган акчалар хисабына формалаша. Катнашучылар исемлеге ел саен яңадан карала.
БИФ ның нигез салучысы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе – Швейцария профессоры Клаус Шваб. Аның инициативасы буенча 1971 елда, дөнья икътисады перспективалары турында фикер алышу һәм гомуми стратегияне билгеләү максатыннан, беренче симпозиум үткәрелә. Анда Европаның 450 ләп алдынгы компания җитәкчеләре җыела. Европа берләшмәләре комиссиясе (хәзер – Европа комиссиясе) ярдәме белән үткәрелгән беренче утырышларда, нигездә, конкурентлы көрәштә Көнбатыш Европа позицияләрен яхшырту мәсьәләсе турында фикер алышалар. Еллар узган саен, тематика киңәя бара, көн тәртибенә башка төбәкләргә кагыла торган сәяси һәм икътисади мәсьәләләр, дөньякүләм сәүдә механизмын яхшырту, корректлы партнерлык проблемалары кертелә. 70 нче еллар уртасында Давоска бөтен дөньядан абруйлы кешеләрне (хөкүмәт әгъзалары һәм бизнес лидерларын) чакыра башлыйлар, һәм инде соңгы унъеллыкта ук форум елның иң мөһим вакыйгасы статусына ия була.
1987 елда ул Бөтендөнья икътисади форумы дигән хәзерге исемен ала (1987 елга хәтле Европа менеджмент форумы дип йөртелгән була), шулай ук аңа БИФ ның World Economic Forum исемен үз эченә алган, ачык дөнья идеясен чагылдыра һәм оешманың дөньяны берләштерергә омтылуын күрсәтә торган киң танылган логотибы (ачылып киткән әйләнә өч “о” хәрефен тоташтыра) бирелә.
БИФ ның төп чарасы – традиция буларак, Давосның дөньякүләм танылган тауда чаңгы шуу курортында гыйнвар ахыры – февраль башында үткәрелә торган (2002 елда Нью-Йоркта 2001 елның 11 нче сентябрендәге терактлардан соң АКШ ка теләктәшлек итү билгесе буларак үткәрелгән сессиясен исәпкә алмаганда) еллык очрашулар. Традиция буенча, биредә, формаль булмаган шартларда, хәзерге заманның мөһим мәсьәләләре, икътисадны үстерү, тотрыклылык һәм тынычлыкны ныгыту перспективалары, “кайнар нокталар”дагы хәлләр карала. Давостагы очрашулар кысаларында 300 ләп пленар утырыш, семинар һәм “түгәрәк өстәл”, шулай ук дәүләт эшлеклеләре катнашында югары даирәдәге кечкенә очрашулар үткәрелә. Монда резолюцияләр яки башка документлар кабул ителми, ләкин Форум формаль булмаган шартларда очрашып, дөнья икътисады өчен аеруча мөһим булган мәсьәләләр турында фикер алышу, яңа эшлекле бәйләнешләр урнаштыру, рәсми булмаган очрашулар үткәрү мөмкинлеге бирә.
Давос киңәшмәләреннән тыш, БИФ ның төбәк саммитлары үткәрелә. Мондый очрашуларга Европа икътисади форумы (Зальцбург, Варшава), Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка проблемалары буенча БИФ (соңгысы 2005 елның маенда Иорданиядә була), Африка өчен БИФ (2005 елның июнендә Көньяк Африка Республикасында уза) һ.б. керә. Моннан тыш, милли (илләр арасындагы) очрашулар, ике көнлек семинарлар һәм симпозиумнар оештырыла. Ел саен 30 га якын шушындый очрашу үткәрелә.
БИФ – бәхәсләр алып бару урыны гына түгел, ул икътисади һәм сәяси тикшеренүләрне башлап җибәрүгә дә юәлеш бирә. Әйтик, 1979 елдан башлап БИФ белгечләре “Глобаль конкурентлылык сәләте” дигән еллык доклад төзиләр. Анда ике төп күрсәткеч – потенциаль үсеш индексы һәм конкурентлылык сәләте индексы буенча дөньяның 100 дән артык иленә бәя бирелә. Соңгы елларда БИФ кайбер төбәкләр һәм икътисад секторларының өстәмә рейтингларын чыгара башлады. Аерым алганда, 2005 елда “Гарәп дөньясының конкурентлылык сәләте” дигән доклад языла, бу гарәп төбәге өчен мондый төрдәге беренче тикшеренү була. БМО генераль ассамблеясенең 60 нчы юбилей сессиясенә БИФ ның дөньядагы мохтаҗлык проблемасы кебек мәсьәләләрне чишүдә дәүләт һәм бизнес арасында партнерлык турындагы доклады басылып чыга; “Глобаль идарә итү инициативасы” кысаларында БИФ 2005 елда глобаль проблемаларны чишүдәге уңышлар турында доклад тәкъдим итә.
Форум кысаларында һөнәри кызыксынулар буенча төркемнәр яки клублар оештырыла һәм эшли. Әйтик, соңгы елларда “Югары технологияләр пионерлары” (фәнни-техник прогресс өлкәсендәге иң алдынгы фирмаларның җитәкчеләре керә), шулай ук дөньядагы хәлне яхшырту эшенә чын күңелдән бирелгән 40 яшькә кадәрге танылган җитәкчеләрне берләштерә торган “Яңа глобаль лидерлар форумы” берләшмәләре оештырыла.
Россиянең БИФ белән хезмәттәшлеге 1986 елда башланып китә. 1987 елдан башлап Россия делегацияләре Форумның ел саен үткәрелә торган очрашуларында һаман катнашып киләләр, Россиядә БИФ ның күчмә сессияләре даими рәвештә үткәрелеп тора. 2005 елның октябрендә Мәскәүдә узган соңгы очрашу монда үткәрелгән Давос очрашуларының иң зурысы һәм күренеклесе була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз