Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Модернизация советы президиумы утырышында катнашты

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышының темасы энергия һәм чималның яңартыла торган чыганакларын үстерүгә багышланды, аны бүген Белгородта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Бүген яңартыла торган чыганакларны файдаланучы инновацион технологияләр турында сөйләшәбез. Тема киң, зур һәм, билгеле инде, перспективалы, дөресен әйтергә кирәк, безнең ил өчен гади генә түгел», - дип белдерде Дмитрий Медведев, утырышны ачып.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе белдергәнчә, сүз энергия эшләү турында гына түгел, төрле матдәләр, материаллар алу турында да бара, алар үз чиратында медицинада, ветеринариядә, авыл хуҗалыгында, җиңел һәм азак-төлек сәнәгатендә актив кулланыла. «Мәгълүм булганча, мондый материалларны төрле калдыклардан – көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы калдыкларыннан синтезлап була», - дип белдерде Д.Медведев.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, 2025 елга биотехнологияләрнең бөтендөнья базары якынча 2 трлн доллар тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә илебез җитәкчелеге тарафыннан 2020 елга биотехнологияләр кулланыла торган җитештерүләрне ВВПның 1%ына кадәр җиткерү бурычы куелды .

«Бүген без биогаз станциясендә булдык. Әлегә бу – беренче тәҗрибә, шулай булса да, ул эшли. Бу – хуҗалык калдыкларын утильләштерүнең нәтиҗәле алымы», - дидеДмитрий Медведев.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Россиядә яңартыла торган энергетиканың иң алга киткән төре – гидроэнергетика. Безнең ил ГЭСта эшләнә торган электр энергиясе күләме буенча дөньяда бишенче урынны алып тора.

Шул ук вакытта калган барлык яңартыла торган чыганаклар хәзерге вакытта барлык электр энергиясенең бары тик 0,3% ын гына тәшкил итә.

Дениса Мантуров сүзләренчә, Россия предприятиеләре авыл хуҗалыгы калдыкларының бары тик 28%ын гына эшкәртә – алга киткән илләрдән ике мәртәбә кимрәк. Перспектив продуктлардан берсе – терлек азыгы аксымы.

Тагын бер перспективалы юнәлеш – биотехнологияләр кулланып, химик продукция җитештерү.

Тагын бер яңартылган чимал чыганагы – аквакультуралар. Галимнәр аларны биоягулык җитештерү өчен чимал буларак карыйлар.

Утырыш барышында яңартыла торган энергия һәм чимал чыганакларын, биотехнологияләрне үстерү, закон чыгару һәм норматив базаны камилләштерү буенча катнашучылар тарафыннан тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International