Олимпиадада “алтын” откан Татарстан спортчыларына ТР Хөкүмәтеннән 4 млн сум акча биреләчәк
2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Сочида узачак Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчылар Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән 4 әр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук 4 миллион сум акчалата премия биреләчәк.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Министр билгеләп узганча, Татарстан Хөкүмәте алтын, көмеш һәм бронза отучы республика спортчыларына ил Хөкүмәте раслаган суммага тәңгәл премияләр бирергә карар кылган. Шул рәвешле, ТР Хөкүмәтеннән, федераль премияләргә өстәмә рәвештә, көмеш медаль ияләренә – 2, 5 әр миллион сум һәм бронза алучыларга 1,7 әр млн сум акча тиячәк. “Тренерларга килгәндә, аларга үзләре кулы астында тәрбияләнгән спортчыга бирелгән акчаның 50 проценты күләмендәге премия каралган”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Шуны да билгеләп узарга кирәк: Паралимпия уеннарында медаль алу бәхете елмайган спортчыларга РФ һәм ТР Хөкүмәтләреннән шушы ук суммадагы премияләр тапшырылачак.
Рафис Борһанов искәртеп узганча, Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын яклап 8 спортчы чыгыш ясаячак. “Ак Барс” хоккей командасы уенчылары – Александр Свитов, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Илья Никулин , чаңгыда ике төр ярыш осталары Нияз Нәбиев һәм Иван Панин һәм чаңгы спорты вәкилләре Наталья Жукова һәм Анастасия Доценко медальләр алырга омтылачак. 7-16 март көннәрендә узачак Паралимпия уеннарында исә республикадан ике чаңгычы, биатлончылар Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнегулов катнашачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.