Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстан Республикасының барлык тулай төбәк продуктының өчтән ике өлеше элеккечә дүрт муниципаль берәмлек территориясендә җитештерелә
2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Предприятиеләрнең инновацияле үсеше - республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды.
Уртак коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федераль Җыелышы федерация советы әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, шушы ук министрлыкның Махсус икътисади зоналар һәм төбәк үсеше проектлары департаменты директоры Андрей Соколов катнашты.
Төп докладны коллегия утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ясады.
Икътисад министры сүзләренчә, 2013 елда республиканың тулай төбәк продуктының күләме 1 трлн. 520 млрд. сум тәшкил иткән, ТР ның барлык тулай төбәк продукты элеккечә дүрт муниципаль берәмлек территориясендә җитештерелә.
Республикада сәнәгать, төзелеш, сәүдә өлкәсендә үсеш темплары акрыная. Нәтиҗәдә тулай төбәк продуктының үсеш темпы 2013 елда 2%ка кадәр кими (2012елда 5,5%).
Мидхәт Шаһиәхмәтов кыскача икътисадның иң мөһим секторлары үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды.Сәнәгать җитештерүе индексы 2013 елда 101,2% ка кадәр кими (2012 елда 107%).
ТР икътисад министры,предприятие җитәкчеләренә финанс күрсәткечләренә контрольне көчәйтергә, тармак министрлыклары җитәкчеләренә баланс комиссияләрендә табышны киметкән предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләргә кирәклеген белдерде.
“Нәтиҗәлелекнең мөһим күрсәткече булып, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге тора,- диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары 2013 елда төп секторларда хезмәт хакы үсеше темпларыннан түбән булды. Безнең әйдәп баручы предприятиеләр элеккечә хезмәт җитештерүчәнлегендә дөнья күрсәткечләреннән артта калалар”.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз