Татарстан Республикасында һәр шәһәрдә һәм һәр районда шартлар тудырылмаса, кече һәм урта эшкуарлык киләчәктә үсмәячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды һәм "Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" темасына багышланды. Чара on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталыннан – www.prav.tatarstan.ru)
Уртак коллегия утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары,Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Махсус икътисадый зоналар һәм региональ үсеш проектлары департаменты директоры Андрей Соколов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова катнашты.
Бүген без кече һәм урта эшкуарлыкның региональ җыелма продукт структурасында 34% булуы турында сөйлибез, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма, кызганычка каршы, әлегә 25%та туктап калдык. Аның сүзләренчә, кече предприятиеләр һәр эре җитештерү белән янәшә булдырырлырга һәм эшләргә тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты уңай мисал итеп Теләче районын китерде, анда эшкуарлыкны үстерү, кешеләр өчен яңа эш урыннары булдыру белән кызыксыналар , - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Һәр муниципаль районда һичшиксез шартлар тудырылырга тиеш. Кече бизнес – яңа эш урыннары булдыру белән ни дәрәҗәдә шөгыльләнү күрсәткече ул. Әгерҗе, Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Ютазы районнары бу күрсәткечләрдән ерак әле».
Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар өчен уңайлы инвестицион климат тәэмин итү өчен җирле үзидарә органнары стандарты дигән күрсәткеч кертергә тәкъдим итте.
Республикадагы инфраструктур мәйданчыклар үсешенә аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер бездә 10 шундый сәнәгать мәйданчыгы эшләп килә.
Хәзер без «Иннополис» махсус икътисадый мәйданчыгын үстерү белән актив шөгыльләнәбез, диде Рөстәм Миңнеханов, «Чистай» индустриаль паркы белән, анда бик күп акчалар кертелә. «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Химград» технополисы, югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк һәм башкалар үсеше.
«Һәр инфраструктур объект аерым контрольдә булырга тиеш, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Аларны киләчәктә үстерү өчен кадрлар әзерләргә, белгечләр өчен аренда торагы кирәк».
Рөстәм Миңнеханов инновацион җитештерү проблемасына аерым игътибар бирде. «Без инновацияләр турында сөйләргә әзер, әмма безенең инновацион продукция дәрәҗәсен анализларга кирәк , - диде ул. – Хәзер инновацион продукция күләмнәрен арттырырга кирәк. Бу иң беренче чиратта яңа куллану сыйфатлары булган конкурент продукция. Инновацион продуктка базарда ихтыяҗ бар, шул исәптән импортны алмаштыру өчен дә».
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикабызның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге начар түгел, моны төрле рейтинглар да раслый. Шунысын да искә төшерергә кирәк, без иң яхшылырдан булмаган юнәлешләр дә бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу – төзелешкә рөхсәтләр бирү һәм объектларны электр белән тәэмин итү.
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «шикаятьләр эзлисе түгел, бүген бизнес алып бару өчен һәркайда шикаятьләр булмаслык шартлар тудыру мөһим».
«Татарстан икътисадының нигезе – нефть сәнәгате, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Без ким дигәндә 32 млн. тонна нефть чыгарырга тиеш. Республикада битум нефте буенча җитди эш алып барыла, безнең бурыч - 800 мең тоннага җиткерү. Киләчәк перспектив юнәлеш - сланец нефте буенча эшләрне арттыру».
«Үсеш нокталары» дип Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртүне, нефть химиясен, шулай ук алынган продукцияне яңадан бүлүне һәм машина төзелешен атады.
Машина төзелешенә килгәндә исә, бу беренче чиратта – «КАМАЗ» ААҖ. «КАМАЗ» ААҖ янәшәседә компания-партнерлар булу мөһим, алар безгә бөтендөнья дәрәҗәсендәге автокомпонентлар җитештерергә ярдәм итәчәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Машина төзелешендә Татарстан территориясендә урнашакан «Форд Соллерс» проектына зур роль бирелә. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, быел предприятие штамповканы башлап җибәрәчәк, ике елдан соң – двигательләр җитештерү заводын.
«Безнең башка машина төзелеше предприятиеләре җитди рәвештә модернизацияләнергә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - «Ростехнологияләр» ДК радиоэлектрон сәнәгать өлешендә җитди программа башлап җибәрде. Безнең авиацион комплекска килгәндә исә, без бу секторда эшләр күп икәнлекне, аның потенциалы зур булуны төгәл аңларга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов 2013 елда икътисадта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм иткән Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм коллективларына рәхмәт белдерде. Аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.