Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Суд приставларының эше Татарстанда социаль-икътисади хәлгә тәэсир итә
2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан башкаласында бүген 2013 елда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. “Казан” ММҮдә идарәнең коллегия утырышы узды, аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2014 елда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә 101,7 млрд. сум таләп итеп алу бурычы куелган. Нәтиҗәдә, шуның 8,4 млрд сумы җыеп алынган.
Аеруча алиментлар, хезмәт хакларын, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүчеләргә зур игътибар бирелгән.
Бу мәгълүматларны бүген идарәнең коллегия утырышы барышында аның җитәкчесе Радик Ильясов җиткерде.
Аерым алганда, республикада узган ел хезмәт хаклары буенча җыелган 302 млн. сум күләмендәге бурычны түләтү буенча 20 меңгә якын эш суд приставларына башкаруга тапшырылган. Әлеге сумманың 219 млн. сумын түләтүгә ирешкәннәр.
Р. Ильясов торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча җыелган бурычлар хакында да сөйләде. Аның сүзләренчә, 1,3 млрд. сум күләмендәге бурычларның 552 млн. сумын түләтә алганнар.
Җитәкче алиментлар темасына аеруча зур игътибар бирде. Узган ел суд приставларына алиментларны таләп итеп алу юнәлешендәге 41мең 119 эш йөкләнгән булган, шуның 44 проценты буенча эшләр төгәлләнгән.
Радик Ильясов, алимент түләмәүчеләрне моны эшләргә мәҗбүр итүнең берничә алымы барлыгы турында җиткерде. “Бу алымнар арасында иң нәтиҗәлесе – мөлкәткә арест салу һәм аннан файдалануны тыю. Аерым гражданнар, шулай эшләгәннән соң, бурычларын каплады”, - дип ассызыклады ул.
Чираттагы яхшы ысул – әҗәтле гражданнарның РФдан читкә чыгу хокукын чикләү. Былтыр 20 мең 352 татарстанлыга шундый карар чыгарылган. “Быел чикләүләр куелган гражданнарның санын 50 меңгә җиткерергә уйлыйбыз”,-диде Р. Ильясов.
Коллегия утырышы вакытында кадрларның үз ирекләре белән эштән китүе мәсьәләсе дә күтәрелде. Узган ел барлык хезмәткәрләрнең 24,9 проценты эштән киткән. Радик Ильясов моның төп сәбәбе – хезмәт хакының әз, ә эшнең күп булуы дип саный.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков идарә җитәкчесе Радик Ильясовка бурычларны таләп итеп алу эшчәнлеген яуланган югарылыктан төшермичә дәвам итү бурычы куйды. Премьер-министр сүзләренчә, суд приставлары узган ел шактый эш башкарган – Универсиада алдыннан РФ гражданлыгы булмаган чит ил кешеләрен илләренә мәҗбүри чыгару, законсыз рәвештә төзелгән 260 бинаны сүттерү кебек эшләр игътибарга лаек.
“Сезнең ничек эшләвегезгә хезмәт хакларының ничек түләнүе, салымнар җыелуы, гомумән, Татарстанның социаль-икътисади вәзгыяте бәйле”, - диде И. Халиков.
Премьер-министр, суд приставларында эшләүче кадрларның үз теләкләре белән эштән китү проблемасын хәл итү юлларын бергәләп эзләргә тәкъдим итте. Алай гына да түгел, идарә хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрү мәсьәләсе тикшерелүен дә ассызыклады.
Алга таба, И. Халиков бурычларны алуның яңа ысулларын табу юлларын эзләргә киңәш итте. Аның фикеренчә, ЮХИДИдә түләнмәгән штрафлары, коммуналь салым һәм башка төрле түләүләр буенча бурычлары булган гражданнарның кайберләре моны явыз нияттән түгел, ә аларны түләү күп көч һәм вакыт таләп иткәнгә күрә вакытында түләми. Әлеге уңайдан ул Радик Ильясовка ЮХИДИ һәм салым инспекциясенә бурычы булганнарның акчаларын турыдан-туры банктагы счетларыннан күчерүне кулланышка кертергә кирәклеге хакында әйтте.
Чыгышын йомгаклап, Премьер-министр идарәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм узган ел хезмәтен башкарганда зур уңышларга ирешүчеләрне бүләкләде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз