Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Инвестиция проектлары Югары Ослан районы киләчәгенә ышаныч бирә”
2014 елның 7 феврале, җомга
Сәнәгать өлкәсендәге инвестиция проектлары һәм зур Иннополис проекты ТРның Югары Ослан районы икътисады үсешендә уңышлы дәлил булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры район Советының йомгаклау сессиясе барышында белдерде.
Югары Осланда Илдар Халиков 24 фатирлы яңа йортта булды. Бөек Ватан сугышы ветераны 86 яшьлек Анастасия Тарасовага бу ике бүлмәле фатир ветераннар өчен торак төзү программасы буенча бирелә. Илдар Халиков аңа телевизор бүләк итте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук “Югары Ослан ветеринария берләшмәсе” баш идарәсендә булды, аның биналары 2013 елда төзекләндерелә. ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, капиталь төзекләндерү 4 млн сум тәшкил итә. 2014 елда тагын 17 объектта төзекләндерү планлаштырылган.
Аннан соң Илдар Халиков Югары Ослан районы Советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Югары Ослан районының социаль-икътисади үсеше турында район башлыгы Марат Зыятдинов доклад ясады. Аның сүзләренчә, муниципаль берәмлекләр рейтингында район 18 урынны ала. Сәнәгать предприятиеләре 2 млрд сумга үзләре җитештергән продукция чыгара.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2013 елда 767 млн сумга продукция җитештергән.
2013 елда районда 21 мең квадрат метр яңа торак төзелгән. Шулай ук М. Зыятдинов районда республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Илдар Халиков фикеренчә, Югары Ослан районында күп кенә перспективалы проектлар гамәлгә ашырыла, һәм районның икътисади үсеш дәрәҗәсе үсәчәк. Сәнәгать инвестиция проектлары белән бергә, районда дөньякүләм федераль проект – Иннополис гамәлгә ашырыла. “Районның киләчәге бар, яшьләрнең үз эшләрен табарга мөмкинлекләр бар”,-дип ышана ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков сүзләренчә, гомумән, 2013 елда Югары Ослан районы күп эшләр эшләгән, һәм 2014 елда яхшы перспективалары бар. “Чын күңелдән районның 2014 елда алга куелган бурычларның барысын да үтәвен телим”,- диде ул.
Сессия тәмамланганда Премьер-министр районның алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз