Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Теләче районы Советы утырышында катнашты
2014 елның 7 феврале, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров булды. Теләче районының 2013 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурыч-максатлары турындагы доклад белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.
Районда авыл хуҗалыгы төп тармак булып тора, узган ел уңайсыз килгән һава шартлары эш нәтиҗәләренә йогынты ясады. Гомумән, район буенча социаль-икътисади хәл яхшыртылды. Район, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында 10 нчы урынны били. Бер елда муниципалитет рейтингта 8 позициягә күтәрелде. Аерым алганда, 2013 елда уртача хезмәт хакы 27 процентка арткан һәм 22,7 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта аграр секторда хезмәт хакы – уртача 11 мең сум.
Район башлыгы билгеләп узганча, районда эш активлыгы һәм финанс тотрыклылык үсә. Соңгы 2 елда фермерлар саны 1,5 тапкыр арткан, бүгенге көндә районда 23 гаилә фермасы эшли, тагын 2се төзелә. 2013 елда район бюджетена эшмәкәрләр түләгән салым күләме 11 процентка арткан һәм 7,2 млн сум тәшкил иткән.
И.Зарипов, районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү төп бурыч булып тора, дип белдерде. “Теләче” сәнәгать паркы, кече һәм урта бизнесны җәлеп итү өчен, әлегә Татарстан районында төзелгән бердәнбер уңышлы индустриаль мәйданчык санала.
“Бу бик яхшы сынау проекты, эре шәһәрләрдә түгел, ә авыл җирлеге муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча үрнәк булып тора”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры “Теләче” сәнәгать паркы турында.
Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышының XXII Олимпия уеннары ачылышы көненә туры килүе символик мәгънәгә ия, дип атады. “Бүген Сочида Татарстаннан 2500 вәкил иң җаваплы урыннарда спорт ярышларын үткәрүдә катнаша”, - диде Илдар Халиков һәм мөмкинлектән файдаланып, теләчелеләргә, Казан Универсиадасына әзерлектә ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде.
ТР Премьер–министры районның социаль-икътисади үсешендә уңай тенденцияләрне билгеләде, әмма шул ук вакытта районның агросәнәгать секторы потенциалы әлегә тулысынча гамәлгә ашырылмаган, дип ассызыклады.
“Кызганычка каршы, районда мөгезле эре терлек баш саны 14 процент чамасы, иң мөһиме, сөт җитештерү күләме кимегән. Бүгенге көндә сөткә бәя арту күзәтелгәндә, бу проблемага юл куймаска иде”, - дип саный ТР Хөкүмәт җитәкчесе.
Илдус Зарипов мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү, беренче чиратта, “Вамин-Теләче” агрофирмасы проблемалары белән бәйле, дип ассызыклады.
“Безнең алда бу вәзгыятьтән зур югалтулар кичермичә чыгу, инвестицияләр җәлеп итү һәм заманча технологияләр кертү исәбенә нәтиҗәле производстоны җайга салу бурычы тора. Шулай ук терлекләр баш санын 15 меңгә җиткерү, шул исәптән савым сыерларны 4,5 мең баш итү, бурычы куела”, - диде И.Зарипов.
“2013 елда Теләче районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәм 322 млн сум тәшкил иткән. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең еллык табышының 50 проценты чамасын исәпләнә. Начар күрсәткеч түгел. Әлбәттә, акча һәрвакыт аз, әмма баш саны кимү белән бәйле тискәре процессларны туктату өчен бу җитәрлек. Агымдагы ел климат шартлары буенча уңышлы булыр һәм район авыл хуҗалыгы тармагында чыккан тискәре тенденцияләр хәл ителер дип өметләнәбез”, - диде Илдар Халиков.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз