Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне белән котлады
2014 елның 8 феврале, шимбә
Россия фәне көне белән фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм,- диелә мөрәҗәгатьтә.
-Безнең республика Россия фәне картасында үсеш полюсларының иң перспективалыларының берсе ролендә. Шул сәбәпле Татарстанның көчле фәнни-техник потенциалы безнең тарафтан төбәкнең төп конкурентлы өстенлекләре сыйфатында карала.
Мондый нәтиҗәләргә фәнни эшләр һәм тикшеренүләрне стимуллаштыручы төпле һәм прагматик дәүләт сәясәтен уздыру аркасында ирешергә мөмкин булды, дип уйлыйм. Аның концептуаль нигезләре, принцип һәм юнәлешләре Татарстанның фәнни һәм инновацион эшчәнлеге үсешенең стратегиясенә салынган, ул Татарстанның беренче Президенты указы белән расланган.
Бу документта каралган таләпләрне эзлекле гамәлгә ашыру хисабына, фәнни оешмаларның саны төбәк территориясендә даими рәвештә арта. Алар арасында – күп санлы академик, югары уку, тармак һәм корпоратив профилендәге учреждениеләр, без Татарстанда фән һәм технология өлкәсенең барлык билгеле тармаклары нәтиҗәле эшли, дип тулы ышаныч белән раслый алабыз.
Сер түгел, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеге, тикшеренү процессларының тулысынча һәм үз вакытында финанслар белән ничек тәэмин ителүенә бәйле. Соңгы елларда федераль һәм республика бюджеты акчасы хисабына гамәлгә ашырыла торган, фәнни эшчәнлеккә тотылган эчке чыгымнар 10 тапкыр артты.
Фәнни комплексның финанс базасын киңәйтү кадрлар мәсьәләсендә дә чагыла, республикада фәнни персоналның саны ышанычлы үсешне күрсәтә. Федераль һәм республика хакимияте органнарының уртак көче белән булдырылган заманча фәнни-инновацион инфраструктура, проектлар, безнең галимнәрнең фикерләре һәм башлангычлары өчен нык материаль-техник фундамент барлыкка китерә.
Татарстанның фәнни эшләр һәм тикшеренүләр өлкәсе инновацион процессларның читендә була алмый, киресенчә ул алдан барырга, драйвер ролен уйнарга сәләтле.
Быел безнең алда күп бурычларны чишү тора, һәм без аларның һәркайсын дискуссия, диалог һәм фикер алышу рәвешендә хәл итәрбез.
Татарстан Республикасының барлык фәнни җәмәгатьчелегенә уңышлар, яңа иҗади казанышлар һәм атаклы фәнни нәтиҗәләр телим! Сезне сәламәтлек һәм оптимизм, иҗади дәрт, үз көчегезгә һәм хезмәттәшләрегез ярдәменә ышаныч ташламасын!
Татарстан Республикасы Премьер-министры Халиков И.Ш.”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз