Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районы Советының 46 нчы утырышында катнашты

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

2013 елда Чирмешән муниципаль районында җыелма территориаль продукт (ҖТП) 12,5 млрд. сум тәшкил итте, үткән ел белән чагыштырганда 8% үсеш бар. Бүген бу хакта Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов муниципаль район Советының 46 нчы утырышында хәбәр итте.

Утырыш районның Мәдәният йортында (Титов ур.,1) уздырылды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы мәдәният минстры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.

Район башлыгы Наил Зарипов “2013 елда Чирмешән муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында” төп нотык белән чыгыш ясады.

Муниципаль район бюджеты чыгымнары 577 млн. сум тәшкил иткән, бюджет социаль юнәлешле (76%ы социаль өлкәгә җибәрелә).

Районның төп предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 2013 елда – 18,767 мең сум.

Район территориясендә 1 млн. 711 мең тонна нефть чыгарылды.

Районда кече һәм урта эшкуарлыкның 347 икътисадый актив вәкиле эш алып бара. Чирмешән муниципаль районы башлыгы ассызыклаганча, җыелма территориаль продуктта алар 12,2% били.

Чыгышында Наил Зарипов шулай ук республика җитәкчелегенә район территориясендәге авылларны саклар калуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Чирмешән муниципаль районы башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, район җитәкчелегенең бу җәһәттән ачык һәм аңлаешлы үз планы бар.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырышта чыгыш ясап, хәбәр иткәнчә, Чирмешән муниципаль районының потенциалы зур һәм ул кулланылырга тиеш. Районда модернизациягә таба хәрәкәт бар, территория төзекләндерелә, яңа спорт мәйданчыклары бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, район администрациясе эше күренә. Әмма халыкның керемнәрен тәэмин итүгә, яңа эш урыннары булдыруга килгәндә исә – проблемалар бар әле. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, районда җитештерү юк, табыш юк, тискәре демография. Эше булмаганга яшьләр авылдан китә.

Шулай ук ТР Президенты җыелма территориаль продукт күләмендә кече һәм урта бизнес күләме бары 12 % тәшкил иткәнен ассызыклады, якын арада әлеге санны арттырыру планлаштырыла.

“Сездән башка эш урыннарын бер кем дә булдырмыячак, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга. – Сез үзегез эшкә һәм районга мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш. Гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар, республика программаларында катнашу мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Сездә кулланылмаган резервлар бар”.

Татарстан Президенты шулай ук 2014 елда 27 республика программасы гамәлгә ашырылачагы турында искәртте.

Ул чирмешәнлеләргә сөрүлек җирләрен куллануга игътибар итәргә, үсемлекчелекне районда активрак үстерергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук статистика буенча балалар үлеме ешайды, ә кайбер авырулар буенча район – республика лидер. Бу җитди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, дип әйтте ул.

Минем сезнең районга карата мөнәсәбәтем ике яклы, дип әйтте ул, бер яктан, сездә кайбер юнәлешләр буенча кызыклы алымнар кулланыла, икенче яктан, мин икътисадый юнәлешне үстерү буенча адымнар күрмим.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа эш ысулларын нигезгә алырга кирәк, шул исәптән районга инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. Ул Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына эшкә кушылып, районга инвесторларны җәлеп итәргә тәкъдим итте.

“Икътисадый нигезне булдырырга кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Шул очракта районның перспективалары булачак. Кешеләрнең эшләре булырга тиеш, алар акчаны башка җирләрдә эзләмәскә тиеш”.

Шуннан ул кыскача Татарстанның 2013 елда социаль-икътисадый торышы турында хәбәр итте.

Ул шулай ук бүгенге көндә хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрендә – республика, муниципаль, үзидарә органнары – эффектив эшләүе мөһим икәнен билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов районның депутатлар корпусына Чирмешән районнында тотрыклылыкны тәэми итүдәге эшләре өчен рәхмәт белдерде. Тотрыклы торышта гына икътисадый үсеш булачак, дип әйтте ул, Чирмешән районы күпмилләтле булуын һәм төрле дингә ышанучылар барлыгын ассызыклап.

Районда агро-сәнәгать комплексы торышы турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Утырышны йомгаклап Рөстәм Миңнеханов В завершение Рустам Минниханов Чирмешән районы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International